+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
15 апрель , 13:35

Бер көнне – ике Гран-при!

Дүртөйле шәһәренең талантлы кызы Риана Хәлиуллина мәртәбәле бәйгеләрдә осталык күрсәтте.

Бер көнне – ике Гран-при!
Бер көнне – ике Гран-при!

13 апрельдә “Торатау” Конгресс-холлында “Апрель” республика балалар вокал сәнгате конкурсының 2нче туры һәм Гала-концерты узды.

Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Салават Киреев билгеләвенчә,  быел конкурска 250дән артык гариза килгән. Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя һәм катнашучылар саны арта.

Әлеге конкурсның Гран-приена Дүртөйле шәһәренең яшь таланты – 12 яшьлек Риана Хәлиуллина лаек булды.

"Мин 4 яшемнән җырлыйм. Миңа "Апрель" конкурсы бик ошый, анда беренче тапкыр гына катнашмыйм, элек тә призлы урыннар алганым булды. Быел педагогым Гөлнара Рифгать кызы конкурска бик җитди әзерләндек. Гран-при алуыма бик шатмын”, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Риана.

Шул ук көнне җыр-моң сөюче кызыбыз янә бер мәртәбәле бәйгедә Гран-при яулады. Риана “Башкортстан йолдызы” Бөтенрусия күпжанрлы конкурс-фестиваленең вокал номинциясендә җиңүче булды.

Әфарин, Риана! Синең уңышларыңны күреп сокланабыз һәм горурланабыз! Һәрвакытта да шундый кыю, максатчан, тырыш бул. Әти-әниеңнең, педагогың Гөлнара Рифгать кызының өметләрен аклап, зур сәхнәләргә атла!

 

Гөлнара Хәлиуллина фотолары

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: