+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
17 апрель , 17:00

“Туган телемдә сөйләшәм!”

Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы Радмир Ильясов белән таныш булыгыз, дуслар. 

“Туган телемдә сөйләшәм!”
“Туган телемдә сөйләшәм!”

Талант кайчан ачыла? Сәләтеңне күреп алучы, үстерүче булганда. Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы Радмир Ильясовның төрле яклап сәләте нәкъ укырга төшкәч ачыла. Укытучы апасы – тәҗрибәле мөгаллимә Айгөл Ахунова төпле, җитди, шул ук вакытта нечкә күңелле малайның нәфис сүзгә осталыгын күреп ала. Туган тел дәресләрендә кызыксынучанлыгы, һәр сүзне отып калырга тырышуы белән дә яулый ул укытучысының йөрәген.

2 Е сыйныфында укучы Радмир сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, матур рәсемнәр төшерә, “бишле”гә генә укый.  Республика, Бөтенрусия, халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы иҗади конкурслар, олимпиадалар җиңүчесе ул.  Сәләтле малай бүген инде 90нан артык диплом, грамота иясе. Аның “Тукай моңнары”, “Башкортстан йолдызчыклары” кебек республика конкурс-фестивальләре,  Гагарин Кубогына узган олимпиадалар призеры булуы белән горурланмаслык та түгел! В. С. Лановой истәлегенә узган “Пробуждая сердца” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы җиңүчесе дә әле ул. Талантлы дустыбызны Дәүләт җыелышы-Корылтайда бүләкләнү шатлыгы көтә.

Радмир шахмат, дзюдо, лего-консрукцияләү түгәрәкләренә йөри. Гимназиядәге һәр бәйрәмнең үзәгендә ул, еш кына башкалада узган мәртәбәле чараларда катнаша. 8 яшендә барлык илләрнең дәүләт флагларын тануы белән бөтенләй таң калдырды.  Хәтере искиткеч яхшы аның! Нәнәсе Альмира Фәрит кызы өйрәткән догаларны да бик тиз отып ала.

“Үскәч кем булырга телисең?”  – дип кызыксынабыз. Шигъри күңелле дустыбыз өздереп җавап бирде: “Хирург!”  Моның өчен күп укырга, белемле булырга кирәклеген әледән үк аңлый ул.

 Акыллы, зиһенле, туган телле булып үсүең өчен тырышучы әти-әниеңнең, беренче укытучыңның һәрвакыт горурлыгы бул, Радмир!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: