+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Дәү әтием туган телне яратырга өйрәтә!”

"Әллүки"нең нәни йолдызы – тырыш һәм максатчан яшь дустыбыз Әскәр Зарипов белән таныш булыгыз.

“Дәү әтием туган телне яратырга өйрәтә!”
“Дәү әтием туган телне яратырга өйрәтә!”

Ул Уфа районының Зубово авылындагы “Белем” мәктәбендә 2 сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый. Татар һәм инглиз теле дәресләрен аеруча үз итә. Саннар дөньясын яраткан малай математикада судагы балыктай “йөзә”.

Сәләтле дустыбыз дәресләрдән тыш вакытында шахмат, бию түгәрәкләренә йөри. Күпсанлы грамоталары, дипломнары бәйгеләрдә уңышлар елмаюы турында сөйли. Кечкенәдән конструкторлар җыю белән мавыга. Шулай ук хәрби кораллар белән дә кызыксына ул. Әскәрның хәтта кораллар коллекциясе дә бар! Өйдә хәрбиләрчә киенеп, төз йөреп, Бөек Җиңү бәйрәмен чын солдатларча каршылый патриот дустыбыз.

– Әскәр китаплардан, Интернеттан Җир шарының төрле почмакларында яшәүче хайваннар, бөҗәкләр тормышын, үсемлекләрнең үзенчәлекләрен бик кызыксынып өйрәнә, видеоязмалар карарга ярата. Табигать дөньясындагы мавыктыргыч күренешләр турында сөйләп, безне дә шаккатыра, – ди әнисе Айгөл.

Яшь дустыбызның эшкә уңганлыгы аеруча сокландыра. Әти-әнисенә бакчада булышырга да, 10нчы сыйныфта укучы абыйсы Кәмәл белән кичләрен бергәләп велосипедта йөрергә, өстәл уеннары уйнарга да өлгерә ул. Абыйсы Әскәр өчен иң якын дус та, үрнәк тә.

Республикабызның энергетика өлкәсендә хезмәт куючы әтисе Рөстәм улларында ярдәмчеллек, җаваплылык, эшсөючәнлек сыйфатларын булдырырга тырыша. Дәү әти (оныклары аны ягымлы итеп “татай” дип йөртәләр!) тәрбиясен дә тоеп үскәнгә, оныклар белемле дә, зыялы да. Ул оныкларын чын егетләр итеп тәрбияли, ә иң мөһиме, татар телендә сөйләшергә, туган телебезне яратырга өйрәтә!

 

Динар Кәлимуллин фотосы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: