Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
23 июнь , 14:00

“Җиңүләр җиңел бирелми!”

“Иң яраткан дәресем – физкультура!” – дип танышуга ук спорт темасына күчте нәни йолдызыбыз.

“Җиңүләр җиңел бирелми!”
“Җиңүләр җиңел бирелми!”

Башкаланың 160нчы лицее укучысы Айдар Киекбаев белән таныш булыгыз, дуслар. Бер секунд та тик торырга яратмый ул! Динар абыйлары фотоаппаратын көйләгән арада Матбугат йорты тирәсен әллә ничә тапкыр самокатта урап килде.

Җитез, тиктормас малай берьюлы берничә спорт түгәрәгенә йөри. Атнаның дүрт көнендә “Дарб” махсус спорт мәктәбендә тхеквондо серләренә төшенә, яшел билбау иясе. Тренеры Дамир Гайниәхмәтов җитәкчелегендә көннән-көн остара, җиңүләр яулый. Быел Айдар Уфа районы спорт мәктәпләренең тхеквондо буенча ачык беренчелегендә үз яше категориясендә 1нче урын яулаган. Чаңгы спорты белән дә яратып шөгыльләнә ул. ГТО нормаларын өч ел рәттән уңышлы тапшырып, кубоклы булган. Укуда да сынатмый, 2нче сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Бик оста итеп кәһвә кайната һәм пилмән пешерә дә белә ул!

Әнә шундый шәп абыең булганда, ничек үрнәк алмаска?! Айдарның 7 яшьлек энесе Арслан да тхеквонодо түгәрәген үз иткән. Сабыр, тыныч һәм бик акыллы егет ул. Сәламәтлеге буенча сынауларны, киртәләрне җиңә-җиңә алга атлый!

Спортчы малайларның һәр уңышы – көчле рухлы, авырлыкларга бирешмәс, шат күңелле әниләре Эльза Айрат кызының тырышлык җимеше. Йөгерү буенча марафон-узышларда, спорт чараларында катнашып, актив тормыш белән яши алар.  “Җиңүләр җиңел генә бирелми, тырыш булырга кирәк! “– ди Киекбаевлар.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: