+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
14 июль , 15:05

“Җырлап кына дәвалармын!”

Җәйнең яңгырлы бер көне иде. Уфабызга Туймазыдан кояш килде...

“Җырлап кына дәвалармын!”
“Җырлап кына дәвалармын!”

Әйе-әйе, шаян нурлары белән уйнарга яратучы кояшның нәкъ үзе инде! Ягымлы, ачык, теремек, баскан урынында ут уйната! 

Сәйрән авылының моңлы сандугачы Айдан Хәйдәровны күпләрегез “Туган тел” телеканалы аша беләдер, мөгаен. “Әнкәем-кадерлем” җыры белән “Тургай” фестивале лауреаты да булды ул.

Ике яшеннән җырлый Айдан. Кандра музыка мәктәбендә талантлы педагог Алия Закирова җитәкчелегендә көннән-көн остара, моңы ачыла бара сәләтле малайның. Бик яратып фортепианода уйнарга өйрәнә. Кайларда гына булмаган да, нинди генә конкурсларда җиңмәгән!  8 яшендә 38(!) диплом һәм грамота иясе ул. Быел “Төмәнәк моңнары” конкурсында Гран-при яулап, Туймазы районының шәрәфле шәхесе Фәнир абыйсы Галимов кулыннан бүләккә зу-уур телевизор алган.  Композиторның Казанда узган концертында зур сәхнәдә чыгыш ясавы гына ни тора!

 Айданның кечкенә иңнәренә төшкән авырлыкларны чын егетләрчә кичерә белүе бигрәк тә сокландыра. Алты яшендә әнисез калган малайның нәни кулларында  – Коръән китабы. Догалар өйрәнә, күбесен яттан белә. “Бишкә” генә укуы белән дә мактаулы ул. Табигать дөньясы белән кызыксына, җәнлекләр, кошлар, динозаврлар коллекциясе җыя.

“Үскәч табиб булам. Әниләр авырып китсә, җырлап та, дәвалап та терелтермен. Беркем дә әнисез үсмәсен!” – дип өлкәннәрчә фикерләве белән барыбызны таң калдырды.

Янында өзелеп торучы якыннары – Минзилә дәү әнисе белән Кәрим картәтисе, әтисе Алмаз булганда, Айданның киләчәге якты, бәхетле буласына шигебез юк.

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: