+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
21 август , 15:15

Иркә Әхтәмова: “Дүрт яшемнән сәхнәдә!”

Көттереп кенә дөньяга килгән кызчык ул! Исеме дә үзенә бик килешә – Иркә!

Иркә Әхтәмова: “Дүрт яшемнән сәхнәдә!”
Иркә Әхтәмова: “Дүрт яшемнән сәхнәдә!”

Әнисе бишек тибрәткәндә, әтисе халкыбыз моңнарын көйләгән. Көттереп кенә дөньяга килгән кызчык ул! Исеме дә үзенә бик килешә – Иркә!

“Сәхнәдә тәпи йөреп китте”, диләр Кушнаренко районының Иске Тукмаклы мәктәбе укучысы Иркә Әхмәтова турында. Талантлы, җыр-моң сөюче укытучылар гаиләсендә үсеп килә ул. Әтисе Линур Линаф улы матур җырлый, төрле конкурслар лауреаты. Әнисе Эльнора Әхәт кызы биюгә оста, сәхнә костюмнарын төн эчендә тегеп куя. Ә дәү әнисе Зилина Габбас кызы чын-чынлап талант иясе! Мәдәният йортындагы “Ак калфак” фольклор ансамблен җитәкли. 10 яшьлек Иркә – ансамльнең иң яшь солисты!

– Кызыбыз безнең белән сәхнәдә үсте. Репетицияләргә, концертларга һәрвакыт үзебез белән йөрттек. Теле ачылуга үзе дә җырлый башлады. Дүрт яшендә республика конкурсында җиңүе белән сөендерде , – ди сәләтле кызның әти-әнисе.

Иркә “Татар кызчыгы”  бәйгесендә“Иң соклангыч кыз” номинациясендә җиңүче була. Яшь дустыбызга уңыш китергән конкурс-фестивальләрне санап чыгам, димә!  Быел әнә “Дәү әни сабаклары” республика бәйгесендә үзе дә, “Гаилә ансамбле” буларак та дипломнар белән бүләкләнгән Әхтәмовлар. Районда Гаилә елына багышланган конкурста Гран-при яулап, “Иң зыялы гаилә” исемен горур йөртүчеләр дә алар. 

Иркәнең репертуарында – балалар өчен язылган иң матур җырлар. Чатнап торган татар кызчыгына Дилә апа Булгакова җырлар язып бүләк итсен әле! Билгеле шагыйрә Иркәбезне 1нче сыйныфка укырга озатырга Иске Тукмаклыга үзе кайткан.

Театрда да уйный, “5”кә генә укый, оста итеп рәсемнәр ясый... Иркәнең шушы мәкаләгә сыеп бетмәгән әллә күпме сәләтле, шөгыле бар. Иң мөһиме: милләтебезнең лаеклы дәвамчысы булып үсеп килә!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: