+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
14 сентябрь , 09:30

“Абыем – үрнәк, энем – терәк!”

Үскәч кем булырга телисең? Давид һәм Эльдар Байегетовларның җавабы безне берчә гаҗәпләндерде, берчә соклану  уятты.

“Абыем – үрнәк, энем – терәк!”
“Абыем – үрнәк, энем – терәк!”

Үскәч кем булырга телисең? Бу сорауга балалар, гадәттә, табиб, полицейский, бизнесмен, җырчы дип җавап бирә. 84нче Татар гимназиясендә белем алучы бертуган Байегетовларның җавабы безне берчә гаҗәпләндерде, берчә соклану  уятты.

5 А сыйныфында укучы Давид киләчәктә үзен биолог итеп күрә. Табигатьне ярата, үсемлекләр, җәнлекләр тормышын өйрәнә ул.  Иң яраткан дәресе биология булуга гаҗәпләнәсе дә юк! Тирә-як мохитне өйрәнү, шулай ук урыс теле һәм математика фәннәреннән Гагарин Кубогы олимпиадасының муниципаль этабы призеры, “Яшь остаз” шәһәр конкурсы финалисты булуга ирешкән. Сәләтле, тырыш малай “бишле”гә генә укый.  Әнисе – инглиз теле укытучысы Диана Рәзиф кызы кебек телләр өйрәнүгә дә осталыгы бар аның. 3 сыйныфта укучы энесенә чын-чынлап үрнәк абый ул!

Эльдар, әтисе һәм картәтисе һөнәрен сайлап, химик булмакчы.  Моның өчен бүгеннән тырышып укырга кирәклеген аңлый ул, көндәлегендә – гел яхшы билгеләр. Яшь дустыбыз актерлык сәләтенә дә ия,  гимназиядәге “Символ” театр студиясендә өченче ел бик теләп йөри.

“Кыю, тырыш, тәрбияле укучым, һәр нәрсәгә үз фикере бар. Эльдар сыйныфташлары арасында абруйлы егет!” – ди укучысын мактап сыйныф җитәкчесе Айгөл Ахунова.

Акыллы бала – әти-әнигә куаныч, дигән борынгылар. Улларын үзләре үрнәгендә эшсөяр, зиһенле, игелекле кешеләр итеп тәрбияләүче Данил һәм Диана Байегетовлар гаиләсе күпләргә үрнәк. Әтиләренең акыллы киңәшен, әниләренең күңел җылысын тоеп үскән малайларның киләчәге уңышлы булсын!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: