+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
14 октябрь , 10:45

“Комбайн штурвалына да утырганым бар!”

Бишбүләк районының Ает авылы егете Мурат Мөхтәсимов техниканы һушы китеп ярата.

“Комбайн штурвалына да утырганым бар!”
“Комбайн штурвалына да утырганым бар!”

Кырдан төшке ашка кайткан әтисенең машинасына йөгереп кереп утыра да үзеннән дә зуррак рульне боргалый да башлый. Малай кеше өчен моннан да кызыклырак нәрсә бармы?!

 Мурат Мөхтәсимов Бишбүләк районы Ает урта мәктәбенең 2 сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый.  Барлык малайлар кебек үк хоккей, футболга мөкиббән. Ә шулай да аз гына форсат чыктымы, “Дим” хуҗалыгын җитәкләгән әтисе Рөстәм Мәгъсүм улы белән Ает басуларын иңли малай. Иген кырларында кызу эш кайнаган вакытларны аеруча ярата ул.  “Палессе” комбайны, “КамАЗ” йөк машинасы, хәтта “К-700” тракторына да утырып караганы бар аның. Икмәк өстәл түрендә урын алганчы никадәр кеше хезмәт салуын беләсегез килсә,  сез Мураттан сорагыз!

Яшь дустыбыз картәтисе дә чын җир кешесе! Мәгъсүм Госман улы озак еллар “Дим”  колхозын җитәкләгән, районда абруйлы, билгеле шәхес. Бүген аның эшен Муратның әтисе бик лаеклы дәвам итә. Җитәкче дә, үрнәкле әти дә ул! Ирина һәм Рөстәм Мөхтәсимовлар өч балалалары – Дилара, Мурат һәм кечкенә Мәрьямнең  матур киләчәге өчен тырышып яши. Ә алар әти-әниләрен укуда уңышлары, зирәк һәм акыллы булулары белән сөендерә.

Сап-сары иген басуын иңли-иңли кыр корабы килә... Кем белә, шушы манзараны онытылып күзәтүче кечкенә Мурат та зур үскәч, республика басуларын гөрләтәчәк җитәкче булыр!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: