Бер-берсенә күренмәс җепләр белән бәйле Алан һәм Эрик Гилаевлар белән без Туймазы районының Югары Бишенде мәктәбендә таныштык.
Игезәк малайлар 4нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый. Икесе дә тырыш, кызыксынучан, күптөрле шөгыльләре бар. Малайлар спорт ярата. Туймазыдагы “Тигр” физкультура мәктәбенә йөри. Инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр. Шахмат уйнарга, йөзәргә, рәсем төшерергә оста алар. Сәләтле малайлар музыка мәктәбендә гитарада уйнау серләренә дә бергәләп төшенә. Безне Алан белән Эрикның элмәк белән бәйләү осталыгы да таң калдырды. Сумкалар, телефон өчен чехоллар, брелоклар – егетләрнең кул эшләре коллекциясе көннән-көн арта. Әйткәндәй, игезәкләрнең әниләре үзе дә кул эшләренә бик маһир.
Игезәк малайларның хыяллары да уртак. Киләчәктә кызыклы блог алып бару, кешеләргә файдалы контент төшерү турында хыяллана алар. Аланның җитдилеге, кыюлыгы, ә Эрикның нечкә күңелле, хисчән һәм шаян булуы игезәкләрне тагын да бербөтен итә.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән борынгылар. Әтиләре Артем Гани улы белән әниләре Айгөл Зәйтүн кызы балаларының сәләтләрен үстерүгә зур тырышлык сала.
“Ял көне безнең өчен – гаилә көне. Аны һәрвакыт бергә, файдалы һәм кызыклы үткәрергә тырышабыз. Бу көнне Финанс университетында укучы кызыбыз Эвилина да ялга кайта. Бергәләп табигатькә чыгу, спидвей белән шөгыльләнү, тәмле ризыклар әзерләү, кичке табын артында җылы аралашу – безнең иң яраткан традициябез”, - ди Айгөл ханым.
Бәхетле, матур гаиләдә үскән малайларның киләчәге дә уңышлы булсын!
Динар Кәлимуллин фотосы.