Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
15 декабрь , 09:10

“Әтием белән бергәләп гармун сузарбыз әле!”

Нефтекама шәһәрендә Фаил Дәүләтбаевны белмәгән кеше бар микән?

“Әтием белән бергәләп гармун сузарбыз әле!”
“Әтием белән бергәләп гармун сузарбыз әле!”

Моңлы тавышы белән һәр чараны, концертны бизәүче яшь җырчы ул. Татар җырларына сөю аңа ике яклап та дәү әтиләреннән киләдер. Дүртөйле районында яшәүче дәү әтисе Флит өздереп гармунда уйный. Борай районында яшәүче картәтисе Фидәил –  оста биюче, сүз остасы, спектакльләрдә уйный. Өлкәннәр үрнәгендә Фаил дә балалар бакчасынннан ук төрле конкурсларда катнаша.  "Сулпылар" бәйгесе номинациясендә җиңү яулый, "Талантлар планетасы", "Музыкаль дулкын" конкурсларында да аңа уңыш елмая. Фаил Балалар иҗат йортының вокал буенча педагогы Ленар Әхмәтҗановта шөгыльләнә. Ә Ленар абыйлары гади генә укытучы түгел шул, ул "Голос" проектының җиңүчесе  Яна Габбасованы тәрбияләгән педагог!

Ә без Фаилне дә алда зур уңышлар көтүенә ышанабыз. Әйткәндәй, аның әнисе Айгөл, әтисе Фидан, сеңлесе Рания да бик талантлылар, алар гаилә конкурсларында еш катнаша. Быел, Фаил сәнгать мәктәбенең баян классына йөри башлагач,  әтисе Фидан үзе дә гармунда уйнарга өйрәнә башлаган. Киләчәктә әтиле-уллы Дәүләтбаевларның  сәхнәләрдә парлап гармун сузуларын да күрербез әле!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,

Нефтекама шәһәре.
Фотолар гаилә архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: