Күңелдәге уй-хисләрне буяулар теле белән әйтеп бирү сәләте аңа кечкенәдән бирелгән. Ак кәгазь буйлап йөгергән каләменә күз иярми. Ә рәсемнәре сокландыра, уйландыра, таң калдыра.
Уфа районы Чесноковка мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Дарина Бикмөхәммәтованың иң яраткан шөгыле ул. Талантлы кыз туган як табигатен, натюрмортлар, ә барыннан да бигрәк портрет төшерергә ярата. Сәләтен сәнгать мәктәбендә камилләштерүче яшь рәссам моны бик төгәл башкара.
Әтисе Дамир Әнәс улы йортларының бер катында тулысынча иҗат остаханәсе булдырган. Гаилә башлыгы үзе дә талантлы рәссам, искиткеч оста куллы кеше. Әниләре Светлана Хәернас кызы шулай ук кул эшләренә маһир. Шуңа да бу гаиләдә балаларның иҗатка тартылуына, төрле рәсемнәр конкурсларында эшләренең аерылып торуына гаҗәпләнәсе түгел. Дарина да, 8нче сыйныфта укучы абыйсы Даян да буш вакытларын мольберт алдына үткәрергә ярата. Әлегә конструкторлар җыю белән мавыгучы 6 яшьлек энеләре Данир да алар янында бөтерелә.
Даринаның мавыгулары рәсем белән генә чикләнми, билгеле. Сәләтле кыз биюгә, гитара түгәрәгенә йөри, фортепианода уйнау серләренә төшенә. Яхшы билгеләргә генә укуы белән дә мактауга лаек ул.
– Нәрсә турында хыялланасың? Кем булырга телисең? – дигән сорауга Даринадан һич көтелмәгән җавап алдык.
– Беренче укытучым Әлфидә Хәйретдиновна кебек укучыларга белем бирәсем килә. Ягымлы, балаларны яратучы, шул ук вакытта таләпчән дә ул.
– Иң яраткан бәйрәмең нинди?
– Яңа ел һәм туган көнем! Яңа ел бәйрәмен ныграктыр да әле, бездә ул аеруча күңелле үтә. Ул көнне зуу-ур гаиләбез бергә җыела, абый-апаларым кайта. Өебез балкып, гөрләп тора, – ди Дарина.
Алты балага матур тәрбия биреп, сәләтләрен ачу өчен барысын да булдыручы әти-әниләре аларның инсафлы, кешелекле, тәртипле булып үсүләре өчен дә тырыша. Светлана һәм Дамир Бикмөхәммәтовлар Корьән ашлары уздыру, намазда булу, мәчеткә йөрү кебек күркәм гореф-гадәтләр аша балалары күңеленә изгелек орлыклары сала. Шуңа да бу гаиләдә үскән сабыйларның сурәтләрендә дөнья якты, кояшлы төсләрдә!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.