Туган тел – ул киләчәккә ныклы адымнар белән барыр өчен көч, зиһен бирә, уңышларга юл ача. Стәрлебаш районының нәни йолдызчыклары Мәдинә һәм Низам Йосыповларны бу уңайдан үрнәк итеп куярга була. Сәләтле бертуганнар икесе дә саф татар телендә сөйләшә, оста итеп милли җырларыбызны башкара. Моңлы сандугачларның халкыбызның дәртле көйләренә җырлап биюләрен күрсәгез! Мәдәни чараларда, концерт-спектакльләрдә һәрвакыт сәхнә түрендә бертуганнар. Узган елның көзендә нәни Йосыповлар “Татар кызчыгы -2024” һәм “Татар малае - 2024” республика конкурсында һәммәсен таң калдырып, икесе дә Гран-при яулады. Бу зур җиңү белән аларны бәйгегә әзерләгән җитәкчеләре Зөлфия Гыйзетдинова аеруча горурлана.
Мәдинә 3нче сыйныфта тик яхшы билгеләргә генә укый. Ул бии дә, рәсемнәр дә ясый, пластилиннан сыннар әвәләргә дә оста. Музыка мәктәбендә скрипкада уйнау серләренә төшенә. Сәләтле кыз үскәч скульптор яисә теш табибы булырга тели. 5 яшьлек энесе Низам бик кызыксынучан малай. Спорт ярата, футболга йөри. “Үскәч кем буласың?” дигән сорауга җавабы әзер аның:
– Космонавт Низам Йосыпов булам!
Әниләре Сөмбел һәм әтиләре Рафаил – икесе дә талантлы, иҗади, һәм бик тырыш кешеләр. Балаларын кечкенәдән милләтне, туган телне яратырга, гореф-гадәтләребезне белеп үсәргә өйрәтәләр. “Иң үрнәкле гаилә” номинациясендә җиңүләре бигрәк тә соклануга лаек. Ике яклап та дәү әниләре һәм дәү әтиләре балаларның туган телле, инсафлы булып үсүенә зур өлеш кертә.
Яңа ел алдыннан Йосыповлар гаиләсенә зур шатлык – бәби кайтты. Мәдинә белән Низам кечкенә энеләренә үрнәкле апа белән абый булып, бәхетле, туган җанлы балалар булып үссеннәр!
Фото: гаилә архивыннан