Барлык яңалыклар
10
Нәни йолдызлар
14 февраль , 12:25

“Талантлар йолдызлыгы” сезне көтә!

Башкортстанның яшь сәләтләре өчен иҗади конкурс башланды.

“Талантлар йолдызлыгы” сезне көтә!
“Талантлар йолдызлыгы” сезне көтә!

Уфада агымдагы елның 10 февраленнән 30 июненә кадәр “Талантлар йолдызлыгы” конкурсы үтә. Катнашуга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шул исәптән опекада торучылар; СВОда катнашучыларның балалары, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдәге балалар чакырыла.

Конкурста биш яшьтән 18 яшькә кадәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар 21 яшькә кадәр катнаша ала.

“Талантлар йолдызлыгы” конкурсы тугыз номинациядә уздырыла:

  1. Вокаль башкару.
  2. Музыка-башкару сәнгате.
  3. Бию сәнгате.
  4. Ишарәләр белән җырлау.
  5. Оригиналь жанр (шул исәптән цирк номерлары һ. б.)
  6. Нәфис һәм автор укуы.
  7. Өлкән кеше + бала.
  8. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала өчен кием дизайны һәм аны тегү.
  9. Мәгариф һәм фән.

Конкурста катнашу сылтамалар буенча теркәлергә мөмкин.

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdQ_kMfkSqVnQP-pAvjBaHp_Nmq-8aK7D-Mqvrfh0iKdg-rkQ/viewform

https://startalant.ru/registration_participant/registration.html

9 нчы номинациядә катнашу өчен теркәлү: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfvqQdyDZvHyEyfW-9jE-AP6yipFUJ6j9drvWPNXKs1I66dlw/viewform

Гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Төп конкурс – май аенда, ә Гала-концерт июньдә узачак.

 

Фото: "Созвездие талантов", VK

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: