Чакмагыш районының яшь сәхнә йолдызы Сәидә Кәримова өчен узган ел аеруча истәлекле булды. Күмертау шәһәрендә узган “Алтын сапсан” ХII Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр фестиваль- конкурсында чыгыш ясап, “Халык биюләре” номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде һәм лауреат исемен яулады. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган 1300 катнашучы алдында чыгыш ясавы аны Башкортстан горурлыгы буларак танытты.
Сәидә Чакмагыш 1нче мәктәбенең 2нче сыйныфында укый. Яхшы уку белән бергә ул район Мәдәният йорты каршындагы “Сафари” кече төркемдәге балалар бию ансамблендә шөгыльләнә. Талантлы кызның чыгышларын Уфа, Казан, Дүртөйле, Күмертау шәһәрләре сәхнәләрендә алкышладылар.
— Саидә бик тырыш. Бию хәрәкәтләрен бик тиз һәм төгәл ота, — ди оста биюченең укытучысы Гөлназ Габсалихова.
Сәидәнең әнисе Айгөл Рәсим кызы да Мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли.
— Чакмагышка күчеп килгәнче без Иске Биккенәдә яшәдек. Әнием Альбина Әмирхан кызы да авылда оста биюче иде. Сәидәнең һәрвакыт нәнәсенә ияреп, клубта чыгышлар каравы да йогынты ясагандыр. Район үзәгенә күчкәч, чаршау артында сәхнәдә без башкарган бию хәрәкәтләрен кабатлый иде. Биш яшендә инде ул үзе чыгышлар ясап, алкышлар ала иде, — ди әнисе.
Узган ел “Гаилә елы” уңаеннан уздырылган бәйгедә әниле-кызлы Кәримовалар бергә сәхнәдә чыгыш ясап, “Иң яхшы дуэт” номанициясендә 1нче урынны яулаган. Саидәнең сәләте яхшы укуда һәм сәхнәдә генә түгел, өйдә дә күренә. Әнисенең ярдәмчесе, терәге ул. Аш-су әзерләү серләрен теләп өйрәнә.
Ә әлегә сәләтле кыз түземсезлек белән җәйне көтә. Башкалабыздагы абруйлы комиссия, сайлап алу турын уңышлы үткәннән соң, аңа 1 июньдә Екатеринбургта узачак Бөтенрусия “АНТРЕ” хореографик сәнгать фестиваль-конкурсында катнашу өчен чакыру билеты биргән. Яшь дустыбызның абруйлы бәйгедә дә уңышлы чыгыш ясавын һәм республикада гына түгел, ил сәхнәләрендә үзен яңа йолдыз булып танытуын телибез.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Фотода: Нәни сәхнә йолдызы әнисе Айгөл Рәсим кызы белән.