Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
2 апрель 2025, 12:00

Күп сәләтләргә ия матур кыз Оливия!

Тәрәзәдән Кояш апа елмая. Рәсем төшереп утырган кызчыкның дулкынланып торган чәчләреннән, каләм тоткан нәни кулыннан шаян нурлары белән иркәли.

Күп сәләтләргә ия матур кыз Оливия!
Күп сәләтләргә ия матур кыз Оливия!

Әйтерсең лә Кояш апа “Әйдә, урамга уйнарга чык инде!” – ди.

Уфа кызы Оливия Галиәхмәтованың иң яраткан шөгыле ул – рәсем төшерү. Биш кенә яшь әле үзенә. Әледән үк “Зур үскәч рәссам булам!” – дип ныклы карарга килгән.

“Кызыбыз сәгатьләр буена рәсем ясарга ярата. Табигать дөньясын мавыгып төшерә. Сабыр, тыныч холыклы ул”, – ди әнисе Элина.

Нәни дустыбыз биергә дә бик оста.  Тырыш кыз сәләтен башкаланың “Телемарк” бию клубында үстерә. Тәүге уңышлары белән әти-әнисен, 1нче сыйныфта тырышып укучы, спортчы, хоккейчы абыйсы Робертны сөендерә. Бигрәк тә картәтисе һәм өч нәнәсе Оливиянең һәр уңышы өчен горурлык хисләре кичерә, шатлана.

Элина һәм Марат Галиәхмәтовлар үзләре дә матур үрнәк күрсәтеп, балаларының сәләтле, акыллы булып үсүләре өчен тырыша.

Киләчәгең якты төсләрдән генә торсын, нәни йолдыз – Оливия!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас