Балтач районының Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Эльнара Сәлимгәрәева “Тукай моңнары” район фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-при яулады! Әле кечкенә булса да, уңышлары, җиңүләре күп бу кызның.
Әнисе Эльвира Әхнәф кызы белдерүенчә, ул мәктәпкә укырга кергәндә үк укый белгән. Хәтере бик яхшы. Шигырьләр укырга, ятларга бик ярата. Әнисе кызын төрле бәйгеләргә, конкурсларга бик җитди әзерли. Эльнараның әнисе үзе дә белгечлеге буенча укытучы.
— Бик актив кыз. Күп белергә омтыла. Дәресләрдә һәр яңалыкны вакытында үзләштереп калырга тырыша, сораулар бирә. Андый балалар белән эшләве рәхәт, — ди Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Мансурова.
2023нче елда Эльвина Татарстан Мәгариф министрлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-заповеднигы уздырган “Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә” дип исемләнгән III Бөтенрусия туган телдә шигырь уку конкурсында I дәрәҗә дипломга ия булды.
Узган елда Башкортстан Мәгариф министрлыгы, Мәҗит Гафуриның Уфадагы йорт-музее, “Мәҗит Гафури — XXI гасыр” төбәк иҗтимагый палатасы үткәргән “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” халыкара әдәби-нәфис бәйгедә катнашып, беренче дәрәҗә дауреат булды Эльнара.
Күптән түгел ул "Тукай моңнары” район фестиваль-бәйгесендә катнашып, Гран-при яулады. Бу бәйгегә сәләтле кыз бөек Тукайның “Су анасы” шигырен әзерләгән.
Шигърият белән дус Эльнарага яңа үрләр, яңа җиңүләр телик!
Аида ХӘЙРТДИНОВА,
Балтач районы.
Динар Кәлимуллин фотолары.