Татарча җырлар аша туган телен өйрәнә ул. Биш кенә яшь әле үзенә. Мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләр яулап та өлгергән! Нәни йолдызыбыз – Дилә Садертдинова белән таныш булыгыз, дуслар!
Югары Яркәйнең “Салават күпере” 2нче балалар бакчасына йөри ул. Бөтерчектәй кыз һәр бәйрәмнең бизәге. Тәрбияче апалары Наталия Сибатова, Гөлназ Гыйззәтуллина һәм музыкаль җитәкчесе Айгөл Гәриева аның сәләтләрен үстерү өчен зур көч сала, һәр уңышы өчен сөенә.
Дилә өч яшеннән Балалар иҗат үзәгенең вокал түгәрәгенә йөри. Музыкаль җитәкчесе Зифа Фатхуллина белән берлектә зур сәхнә, көчле алкышлар, тәүге җиңүләр тәмен тоярга да өлгергән инде. Сәләтле кыз Бөтенрусия вокал конкурсларында катнашып, ике тапкыр I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Күптапкырлар район җыр бәйгеләрендә беренчелекне яулаган.
“Диләбез бию, гимнастика белән дә яратып шөгыльләнә. Иң яратканы – җыр, әлбәттә. “Тургай” балалар телевизион фестивалендә катнашу да насыйп булды. 90 яшьлек нәнәебезнең Диләне “Туган тел” телеканалы экранында күрү хыялы чынга ашты”, – ди сәләтле кызның әнисе Энҗе Айдар кызы.
Энҗе һәм Минтимер Садертдиновлар ике бөртек җимешләре – Дилә белән Динәнең сәләтләрен төрле яклап үстерергә тырыша. Ә иң сөендергәне: тату, бердәм һәм үрнәк гаиләдә сабыйлар туган телдә сөйләшеп, туган телдә җырлап үсә!
Фото гаилә архивыннан