Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
25 Май 2025, 15:50

Әфарин, Рада!

Уфа кызы Мәскәүдә узган конкурста призлы урын яулады.

Әфарин, Рада!
Әфарин, Рада!

«Популяр музыка академиясе» оешмасы оештырган Бөтенрусия балалар вокаль конкурсының финалы Мәскәүдә узды. Финалда Уфадан 13 яшьлек Рада Мусина катнашты. Сәләтле кыз Гран-при иясе һәм күп кенә конкурслар лауреаты булган.

Яшь җырчы Көньяк Кореяда, Дубайда, Япониядә булырга хыяллана. Фортепианода уйный. Джаз, эстрада һәм классик музыка башкаручыларны тыңлый. Рада биш яшеннән җырлый: кызның җырга сәләтен беренче булып балалар бакчасында музыка укытучысы күреп ала һәм ата-аналарга балага һөнәри белем бирә башларга киңәш итә. Дебют альбомын кыз «Рада Тебе»дип атаган.

«Детская Новая волна» ның яшь артистларның чыгышларын Лев Лещенко, Игорь Крутой, Игорь Матвиенко, Диана Арбенина һәм Люся Чеботина бәяләгән. Конкурс кунаклары булып Дима Билан һәм Сергей Лазарев килгән.

«Детская Новая волна»да катнашучылар истәлекле дипломнар һәм профессиональ микрофоннар ала. Беренче өч урынга ия булган һәркайсына «Хрустальная волна» эксклюзив призы һәм бүләкләр тапшырыла.

Конкурс эфиры «НТВ» телеканалында 1 июньдә узачак.

Фото:соцсети

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас