Уфа районы Миловка авылының “Гармония” мәктәбе сәхнәсендә саф татарча чыгыш ясаучы кыз 3нче сыйныф укучысы Әминә Гыйльманова иде.
Яшь дустыбыз кечкенәдән шигырьләрне тиз ятлый, нәфис сүзгә оста. Барлык фәннәрдән дә “бишле”гә генә өлгәшә. Туган тел дәресләренә аеруча теләп йөри ул. Укытучысы Миләүшә Вершинина сәләтле кызчыкның иҗади бәйгеләрдә уңышлар яулавы турында горурланып сөйли. Быел Әминә “Тукай моңнары” фестивалендә Уфа районы буенча 1нче урынга лаек булган. Кечкенә сеңелләре Мәдинә белән Мәликәгә үрнәк алырлык апа ул!
Әминәнең татарча да, башкортча да матур сөйләшүе гаилә тәрбиясеннән килә. Әтиләре Айрат Хәбир улы – башкортча, ә әниләре Рәмилә Фириз кызы саф татарча сөйләшеп, кызларына матур үрнәк күрсәтә. Ерак сәфәрдән кайткан әтиләренең кочагына сыенып, әниләре укыган әкиятләрне тыңлау, дәү әти-дәү әниләр белән очрашу, аралашу – гаиләдәге иң рәхәт мизгелләр.
Яшәү кыйммәтләре дөрес куелган гаиләдә үскән сабыйлар киләчәктә шушы күркәм гадәтләрне дәвам итсен, үсеп җиткәч тә телебезне онытмасын, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга сакларга ярдәм итсеннәр иде.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.