Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
19 июль 2025, 10:30

Игезәкләрнең уңышлары һәрчак парлы булсын!

Берсе – тыныч табигатьле, икенчесе – ут! Игезәк кызлар – Азалия һәм Амалия Хуҗагалиевалар нәкъ шундый.

Игезәкләрнең уңышлары һәрчак парлы булсын!
Игезәкләрнең уңышлары һәрчак парлы булсын!

Амалия һәрнәрсәдә тәртип, пөхтәлек ярата, дәресләрен алдан әзерләп куя. Игезәген дә үзе артыннан калдырмый. Азалия исә бик җитез, өлгер, ярдәмчел, ачык күңелле кыз.

Игезәкләр Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясендә яхшы билгеләргә генә укый. 3 яшьтән “Аврора” спорт клубында гимнастика белән шөгыльләнәләр. Тырыш кызларның республика, Бөтенрусия конкурсларында җиңүләре бик күп.

“Спорт яратучы кызларда ихтыяр көче ныклы. Икесе дә максатчан, спортта да, укуда да сынатмыйлар. Азалия белән Амалия матур итеп татарча шигырьләр сөйли, җырлый да әле”, – ди укучылары белән горурланып, сыйныф җитәкчеләре Айгөл Ахунова.

Җәй көннәрендә кызларның күңеле Бакалы  районына тартыла. Лилия нәнәләре белән яланда җиләк җыйсалар, Фәнил картәтиләре үзләрен балык тоту серләренә өйрәтә.

“Кызларыбыз поездда сәяхәт итәргә ярата. Гаилә белән Калининград, Волгоград, Мәскәү кебек шәһәрләрдә булдык. Алар икесе дә кечкенәдән кызыксынучан”, –ди әниләре Индира ханым.

Бер-берсенә күренмәс җепләр белән бәйләнгән игезәкләрнең киләчәктә дә уңышлары парлы булсын!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас