Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
17 август 2025, 04:10

Җирдә тынычлык булсын!

Дәүләкән шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Варвара Дуда өчен бу сүзләр гади генә теләк түгел.

Җирдә тынычлык булсын!
Җирдә тынычлык булсын!

Кечкенә булса да, тынычлыкның  зур бәхет булуын яхшы аңлый ул. Аның әтисе, “Поляк” позывнойлы якташыбыз, СВОда, илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Нәни Варя, әнисе белән бергәләп, Донецк якларында инде икенче тапкыр булган. Яугирләргә  бик кирәкле әйберләрне машинага төяп, икәүдән-икәү меңнәрчә чакрым юл үткән алар. Сугыш уты өткән җимерек шәһәрләрне күрү, анда яшәүче балалар белән аралашу һәм... газиз әтисе кочагына сыенган бик кадерле минутлар! Кыю, тәвәккәл, батыр йөрәкле кыз  ул – Варя.

“Минем курку белмәс, кечкенә талисманым”, –  ди кызчыгы турында әнисе Алиса Рашат кызы.

“Әтием минем белән һәрвакыт горурлансын!” Варяның тормыш девизы бу. Сәләтле кыз шәһәрнең 4нче лицеенда яхшы билгеләргә генә укый. Сәнгатьле шигырь уку бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Быел “Щербаков укулары XIV” төбәкара конференциясендә 1нче урын алган.

Әлбәттә, күңеленә иң якыны – ул спорт! Моннан өч ел элек әтисе җитәкләп алып килгән “Самбо-75” спорт мәктәбенә бик теләп йөри тәвәккәл кыз. Мактанырлык уңышлары да бихисап. Самбо буенча “Звезда” Бөтенрусия балалар турниры җиңүчеләре арасында булуы гына ни тора!

Варяның кечкенә йөрәгендә зур хыял яши.  Киләчәктә якыннары, хәтта ил горурланырлык спортчы – Олимпия чемпионы булу.  Келәмдә үҗәтлек күрсәтеп, җиңүгә омтылучы бу кыз булдырыр да! Җирдә тынычлык кына булсын!

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас