Мәктәп сукмагыннан горур атлый ул, йөзеннән елмаю китми. Дәрес башлануга беренче укытучысының һәр сүзен тыңлый, һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә. “Әллүки”нең нәни йолдызы Артем Ахунов мавыктыргыч мәктәп тормышына аяк басты. Борай авылының 1нче мәктәбе укучысы ул хәзер!
– Беренче сентябрьне көтеп алдык, җәй буена әзерләндек. Артемның бик тә укырга барасы килде. Кечкенәдән кызыксынучан ул, күпне белергә омтыла, – ди әле яңа гына “укучы” исеме алган уллары өчен сөенеп, Таңчулпан һәм Илһам Ахуновлар.
Яшь дустыбыз укырга, санарга өйрәнгән, сәләтләре дә күп аның. Әйтик, ташлар, кабырчыклар, яфраклар, фишкалардан коллекцияләр җыя. Кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясый. Артемның җыр-моңга осталыгы бар. Сәләтле малай Борайның 1нче балалар бакчасында “Домисолька” түгәрәгенә бик теләп йөргән. Музыкаль җитәкчесе Римма Әхмәтҗанова белән бергә бик күп конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешкән.
“Артемның “Йәйгор” республика балалар иҗаты конкурсында I дәрәҗә диплом алуы барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Тиздән аны “Тургай” телевизион конкурсы сәхнәсендә дә күрәчәкбез әле!“ – ди Римма Зөфәр кызы.
Белем иленә сәфәргә чыккан дустыбызга яңа ачышлар, иҗат уңышлары, тугры дуслар телик. Кечкенә энең Адельгә һәрвакыт үрнәк абый бул!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.