Уфаның яшь герое – 10 яшьлек Сергей Семенов коткаручыларда кунакта булган. Әтисенең гомерен саклап калган малай бүген Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә килгән һәм эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре белән очрашкан.
Исегезгә төшерәбез, Уфада яшәүче 10 яшьлек Сергей Белорет районындагы урманда квадроциклдан егылып имгәнгән әтисенең гомерен саклап калган. Төнгә калу һәм элемтә булмау кебек авыр шартларда малай гаҗәеп кыюлык һәм тапкырлык күрсәткән. Яңгыр астында калдырмас өчен әтисе өстендә палатка корып, төн кунарга урын оештырган. Ә иртән үзе квадроциклга утырып, 2 сәгать буена якындагы авылга юл эзләгән. Ниһаять, барып җитеп, әтисенә ярдәм чакыра алган.
Бүген исә Сергей диспетчерларның ничек эшләвенн, ашыгыч чакыруларны ничек кабул итүләрен һәм эшкәртүләрен үз күзләре белән күргән. Эзләү-коткару отрядында аңа бу хезмәтнең барлыкка килү тарихын сөйләгәннәр, коткаручыларның көндәлек эшен, алар кулланган техниканы һәм экипировканы күрсәткәннәр. Кыю малайга Рәхмәт хаты, коткаручы каскасы, аптечка һәм бейсболка тапшырганнар.
Бу очрашу – коткаручыларның ярдәме һәм һөнәри осталыгы никадәр мөһим булуы турында искәртә, шулай ук, яшь геройларның батырлыгы һәм фидакарьлеге билгесе дә ул.
Фото: УГЗ по Уфе