Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
31 октябрь 2025, 09:55

Татар кызы – алма кебек, укалы калфаклары, чигүле читекләре!

Нефтекама шәһәрендә яшәүче Әминә Вәлиева турында диярсең бу шигырь юлларын!

Татар кызы – алма кебек, укалы калфаклары, чигүле читекләре!
Татар кызы – алма кебек, укалы калфаклары, чигүле читекләре!

Туган теле – татар телен яратучы, хөрмәт итүче гаиләдән ул Әминә. Я әйтегез, күпләр кытай, инглиз телләрен өйрәнгәндә, түләүле онлайн дәресләр алып, кем татар телен өйрәнә?! Ә менә Әминәнең әти-әнисе һәр кеше тәү чиратта туган телен белергә тиеш, дип исәпли. Шуңа да Әминә башка телләр белән беррәттән, ныклап татар телен өйрәнә, мәктәптәге дәресләрдән тыш, репетитор белән шөгыльләнә.

– Татар мохитендә булу максатыннан, Әминәне татар лагерьларына җибәрәбез, ул быел да “Сәләт” лагерында ял итте, бик ошатып кайтты, – ди әнисе Айгөл ханым. – Башка телләрне дә уңышлы өйрәнәбез, кызыбызга инглиз теле дә бик ошый. Гарәп теле буенча да шатлыгыбыз зур: Әминә быел иркенләп гарәпчә укый башлады.

Әминә сәхнә йолдызы да әле! Милли киемнәрдә сәхнәгә чыгуы һәр чараны бизи. Балалар сәнгать мәктәбенең Айгөл Африданова җитәкләгән “Умырзая” балалар ансамбленә йөри, матур җырлый. Аеруча “Читекләр” җырын яратып башкара нәни артист. Гөлназ Солтанова җитәкләгән “Юла” бию студиясендә шөгыльләнә. Шулай ук сурәт төшерергә йөри, пластелин белән әвәләү түгәрәгендә шөгыльләнә, чигүне үзләштерә, бассейнда йөзә.  

Моннан тыш Әминәбез мәчеткә йөри, ислам дине дәресләре ала. Энесе Әдәмне карарга да булыша.

Әлбәттә, аның шундый акыллы, михербанлы, тырыш, сәләтле булып үсүе, тормышта дөрес юнәлеш бирүче –  әтисе Артур һәм әнисе Айгөлнең тырышлыгы. Мондый гаиләләр булганда милләтебез яшәр, ул-кызларыбыз илебезнең күрке булып үсәр!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас