4 А сыйныфында укучы Азалия Төхвәтуллина һәм Әмир Габдрахманов нәкъ шундыйлардан.
– Һәр дәрестә иң беренче ярдәмчеләрем! Азалия телне бик яхшы белә. Кызыксынучанлык сөйкемле татар кызчыгын башкалардан аерып тора. Нинди генә чара булмасын, Әмир аларга зур теләк белән кушыла, сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Укучыларымның әти-әниләре дә балалар туган телне өйрәнеп үссен өчен тырыша, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова.
Яшь дусларыбызның спорт буенча уңышлары да соклануга лаек. Азалия – “Олимпиец” спорт-сәламәтләндерү комлексында – самбо, ә Әмир 2нче спорт мәктәбенә йөзү белән шөгыльләнә. Даими күнекмәләр, тырышлык һәм үҗәтлек җиңүләргә илтә, яуланган медальләр, кубокларның саны да арта гына бара. Әйтик, Әмир әле берничә көн элек кенә Туймазы шәһәре башлыгы призына үткән ярышларда 1нче урын алган.
Икесенең дә күңеленә якын кызыксынулары бар. Әмир робот техникасы белән мавыга, констукторлар җыярга ярата. Азалия платилиннан, камырдан сувенирлар әвәләргә оста. Болында атта җилдерүдән дә курыкмаучы, балык тотуда алдынгылыкны бирмәүче бик кыю кыз ул!
Туган телеңне ярату тормышта югалып калмаслык рух ныклыгы бирә, уңышларга юл ача. Киләчәккә ныклы адымнар белән атлаучы яшь дусларыбызны алда тагын да матур уңышлар көтсен!
Динар Кәлимуллин фотосы.