Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
14 декабрь 2025, 10:00

Могҗизага ышанырга гына кирәк!

Дөньядагы иң могҗизалы бәйрәмне Мәрьям һәм Әнвәр Хәсәновлар да түземсезләнеп көтә.

Могҗизага ышанырга гына кирәк!
Могҗизага ышанырга гына кирәк!

Кар бураннары, яшел чыршы, гирлянда утлары, мандарин исләре, Кыш бабай... Дөньядагы иң могҗизалы бәйрәм ул Яңа ел. Борай районында яшәүче Мәрьям һәм Әнвәр Хәсәновлар да бу бәйрәмне түземсезләнеп көтә. Кыш тылсымчысына хатны бизәп-матурлап икәү язганнар. Хыяллары да бер үк икән бит!

Игезәкләр Борай 2нче гимназиясенең 3нче А сыйныфында белем ала. Сәләтле дусларыбыз “Энҗе” халык биюләре ансамблендә шөгыльләнә, бассейнга йөри. Әнвәр оста фуболчы да әле. Җитез, тырыш егет ул! Месси, Неймар, Роналду кебек футбол яланында йолдыз булырга тели. Ә игезәге Мәрьям –  тыныч, сабыр кыз, үскәч стоматолог  яисә стюардесса һөнәрен сайламакчы. Апалары Әминәдән үрнәк алып, тырышып, чәмләнеп укый алар.

Кыш бабайга горурланып күрсәтер Мактау грамоталары,  медальләре быел тагын да арткан. Кечкенәдән “Әллүки”не укып, туган телдә матур итеп сөйләшүләре  өчен дә аркаларыннан  сөеп мактар әле бабакай.  Давытлар авылында яшәүче дәү әти-әниләре оныкларга ел саен Яңа ел бүләкләре әзерли. Алар арасында һәрвакыт –“Әллүки”нең өр-яңа саны була. 

Мәрьям белән Әнвәр Кыш бабайдан нинди бүләк сораганнар соң, дисезме? Икесе дә “Уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, гаилә белән диңгезгә барасыбыз килә”, - дип язганнар.  Ә Кыш бабай тырыш балаларның  хыялларын чынга ашыра ул. Могҗизага ышанырга гына кирәк!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.                                      

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас