“Бишле”гә генә укый. Фотосы мактау тактасыннан төшми. Фәнни-тикшеренү эшләре белән конференцияләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. Бүздәк 1нче мәктәбенең яшь галиме Артур Рапиев нәкъ шундый!
5нче сыйныф укучысының һәр сорауга хәрбиләрчә төгәл җавап бирүе бер гаҗәпләндерсә, җитди фикерләве аеруча сокландырды. Күпне белүчән, кызыксынучан, теремек малай ул! Сәләтен башлангыч сыйныфларда укытучысы Светлана Хәкимова күреп алган. Алар берничә ел рәттән “Халиков укулары”, “Щербаков укулары” кебек республика, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә проект эшләре белән алдынгы урыннар яулаган. Сәләтле малай Яныбай Хамматовның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән республика конференциясендә якташы, СВО герое Максим Ядров турында зур горурлык белән сөйләп, җиңүче булган.
– Китапханәнең иң ерактагы киштәләреннән Интернетта булмаган, сирәк һәм кызыклы мәгълүматны табарга була, – ди яшь дустыбыз.
– Мөгаен, үскәч, галим булырсың?! – дип кызыксынабыз сүз уңаеннан.
– “Айтишник”! – ди ул җитди генә. – Бу һөнәр әле озак еллар популяр булачак.
Әйткәндәй, Артур телефоннарны сүтеп-корырга, компьютерлар җыярга да бик оста икән. Чын егетләргә хас булган кул көрәше белән дә җитди шөгыльләнә. Кирәк икән, юка итеп коймак пешереп тә куя ала. Әти-әнисе, абыйсы Тимур белән бергәләп актив ял, сәяхәт итү мизгелләрен аеруча көтеп ала.
Әнә шундый үзаллы, ныклы характерлы, тәвәккәл егет ул Артур Рапиев! Аны республикабызның сәләтле яшьләре арасында күрәчәк минутлар алда булсын әле!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.