Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
13 февраль , 12:40

Туган телле дә, сәләтле дә алар!

Бүген сезне Иске Туймазы мәктәбендә укучы бертуган Касыймовлар белән таныштырабыз, дуслар.

Туган телле дә, сәләтле дә алар!
Туган телле дә, сәләтле дә алар!

Гаилә ул – җылы учак. Ул никадәр бердәм, тату булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Иске Туймазы мәктәбендә без танышкан бертуган Касыймовлар да нәкъ шундый күркәм гаиләдә үсеп килә.

Иң өлкәннәре Эльза 6нчы сыйныфта “бишле”гә генә укый. Сәләтле, тырыш кыз музыка мәктәбендә фортепиано серләренә төшенә, биергә ярата.

3нче сыйныфта укучы Самат та “5” ле  билгеләренә генә өлгәшә. Олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә теләп катнаша. Укытучысы Лира Гыйниятуллина җитәкчелегендә, Зәйнәп Биишеваның "Җил-җил арба" әкияте буена фәнни эш башкарып, "З. Биишева укулары" фәнни-гамәли конферециясендә призер булуга ирешкән. Күптән түгел Гагарин Кубогы олимпиадасы кысаларында үткәрелгән “Я помню, я горжусь” республика олимпиадасында да призлы урын алуга ирешкән. Укудагы уңышлары өчен тырыш дустыбыз Республика Башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхетенә ия булган һәм аннан бик күп тәэссоратлар белән кайткан. Самат музыка мәктәбендә вокал дәресләре алырга да, футбол белән шөгыльләнергә дә өлгерә.  

Ә кечкенәләре Ясминә 1нче сыйныфта гына укый әле. Ул да музыка мәктәбендә шөгыльләнә, апасы Эльза белән бию түгәрәгенә дә бик теләп йөри. Апа-абыйсыннан бер дә калышмый ул. Ясминәнең сәләтен күреп, “Күңелле сәхнә” мәктәп театры түгәрәгенә алганнар.

“Касыймовлар өчесе дә туган телле, җыр-моңга сәләтле, тәрбияле, инсафлы балалар, – ди театр түгәрәге җитәкчесе Лира Гыйниятуллина.

Әниләре Ләйлә Җәвит кызы һәм әтиләре Рөстәм Рәдиф улы – өч балага  дөрес тәрбия бирүчеләр, милләтне, телне, гореф-гадәтләребезне яратырга өйрәтүчеләр. Эльза, Самат,  Ясминә – оста баянчы  Рәдиф Нәҗип улының яраткан оныклары да әле! Касыймовлар гаиләсендә тормыш девизы шундый: бердәм, актив булырга, алга омтылуны беркайчан да туктатмаска. Киләчәктә дә яшь дусларыбызны зур уңышлар көтсен! Без моңа бик тә ышанабыз!

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас