Үскәч әнисе кебек изге һөнәр иясе булырга, кешеләрне дәваларга тели ул. Үз эшен бик ярата шул аның газиз кешесе, авыруларның хәлен җиңеләйтә белә, ярдәмгә ашыга, кылган гамәлләренннән шәфкатьлелек бөркелә. Амираның да хыялы – кешеләргә кояш, җылылык бүләк итү!
Бүздәк 1нче мәктәбенең сәләтле укучысы ул Амира Ибәтуллина. Яшь дустыбыз 4 В сыйныфында “бишле”гә генә укый. Мәктәп тормышында актив кызга урыс теле һәм әдәбияты дәресләре аеруча җиңел бирелә. “Щербаков укулары”, “Усманов укулары” кебек республика, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчесе ул. Талантлы кыз Мәскәүдә дә мәктәп данын уңышлы яклаган! Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан узган сәнгатьле шигырь укучылар видеоконкурсында җиңү яулаган.
“Күпләргә үрнәк, тырыш, акыллы укучым. Фотосы Почет тактасыннан төшми. Күп укый, кызыксынучан, абруйлы бәйгеләрдә һәрвакыт җиңүгә ирешә”, – ди Амира белән горурланып, укытучысы Айгөл Гомәрова.
Яшь дустыбыз укудан тыш вакытларында бию, театр түгәрәкләренә йөри. Волейбол уйнарга, тимераякта шуарга ярата. Ял көннәрендә әнисе белән тәмлекәчләр әзерләп, Уфадан апасы Регинаның кайтуын көтеп ала.
Кызларын рухландыручы, хыялларына канат куючы әти-әнисе Зинфира һәм Венер Ибәтулиннарга әфарин! Аларның терәк булуы Амирага тормышта югалып калмаслык кыюлык бирә. Күңелендә кояш, җылылык, якты хыял йөрткән яшь дустыбызны алда тагын да матур уңышлар көтсен!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.