

Җитез, тырыш егет ул. Кыю адымнар белән алдына куелган максатларына ирешеп килә. Сәләтле яшь спортчы, Идел буе лигасы ярышларының бронза призеры Рамил Галеев таныш булыгыз, дуслар.
Рамил дүрт яшеннән йөзүгә йөри. “А-Фитнес” клубында Русиянең спорт мастеры Рөстәм Мөслимов җитәкчелегендә йөзү серләренә төшенә. Республика, төбәкара ярышларда күпсанлы җиңүләргә ирешү — Рамилнең һәм остазының бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Максатчан егет ирекле стиль белән 50 метрга йөзү буенча үсмерләр арасында II разряд иясе. Хәзер ул бу араны 39 секундта уза!
"Рамил – үзенә бик таләпчән, тәвәккәл һәм тырыш. Ул бернинди йөкләнештән тә курыкмый, кисәтүләрне шунда ук төзәтергә тырыша. Аның характеры ныклы, ә бу спортта иң мөһиме”, — ди тренеры Рөстәм Надир улы.
Әлбәттә, әти-әнисенең терәк булуы да Рамилгә зур көч бирә. Алар улларының спорт тормышына актив катнаша, һәрвакыт янәшәдә һәм ярдәм итәргә әзер.
"Спорт улыбызда егетләргә кирәк булган бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли. Безнең өчен аның нәтиҗә күрсәтүе генә түгел, ә йөзү белән яратып шөгыльләнүе мөһим, – ди әнисе Айгөл Шамил кызы.
Яшь дустыбыз яхшы укуы белән дә үрнәк. Башкаланың 74нче мәктәбендә 3 Д сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый, сыйныф тормышында актив катнаша. Сеңлесе Элина өчен кайгыртучан абый, картәтисе һәм нәнәсенең ярдәмчел оныгы да әле ул!
“Рамилебезнең һәр уңышы өчен сөенәбез. Ул безнең зур горурлыгыбыз!” – ди нәнәсе Гөлсинә Гаҗбетдин кызы.
Бар яклап та булдыклы дустыбызның исеме тагын да югарырак дәрәҗәләрдә яңгырасын! Уңышлар телик!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.