

“Кышкы романс”... Халкыбызның бөтен җаны сыйган милли көйләрне аеруча яратып башкара шул Азалия!
Азалия Галиева – Дүртөйле районының Иванай мәктәбе укучысы. 2нче сыйныфны “бишле”гә генә тәмамлаган. Укытучысы Рәфилә Гафарова әйтүенчә, сыйныфның йолдызы ул, дәрестә, олипиадаларда, конкурсларда – һәркайда беренче!
Талантлы кыз Дүртөйле музыка мәктәбенең фортепиано сыйныфында укый. Ике ел эчендә күпсанлы дәрәҗәле конкурларда җиңүләргә ирешкән. Республика, Бөтенрусия һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә Азалия зур осталык күрсәтеп, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Мәсәлән, "Европа - Азия" халыкара пианиночылар конкурсы, С. Хәмидуллина исемендәге халыкара конкурс, "В добрый путь" Бөтенрусия конкурсы, Г. Маркоров исемендәге "Маэстро Джаз" конкурсы, А. М. Хәйдәрова исемендәге фортепиано ансамбльләре конкурсы кебек рейтинглы бәйгеләрләрдә лауреат исемен яулаган ул. Азалия егермедән артык бәйгедә – халыкара, төбәкара, Бөтенрусия һәм республика конкурсларда җиңү яулаган талантлы кыз!
Киләчәктә кумиры – композитор Игорь Крутой кебек күренекле пианиночы булырга тели яшь дустыбыз. Укытучысы Светлана Кадыйрова да талантлы укучысына зур өметләр баглый.
Азалия биюгә дә оста. Ул шөгыльләнгән “Альянс” үрнәкле хореографик коллективы һәр бәйрәмнең бизәге.
Абыйсы Айгизнең дә музыкага сәләте бар, ул гитарада уйный, спорт белән шөгыльләнә. Ә кечкенә энеләре Аликка нибары бер яшь. Ул да, абый-апасына кушылып, җырларга ярата. Галиевлар үзләре бер гаилә ансамбле булып килә түгелме?!
Әти-әни хыялларга канат куйганда, көчеңә ышаныч арта, уңышлар да җиңелрәк бирелә. Нәкъ Айсылу һәм Ильвир Галиевлар гаиләсендәге кебек. Алар тәрбияләгән сәләтле сабыйларның яулыйсы үрләре биек булсын!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.