Нәни йолдызлар
14 Августа , 02:00

Футбол яратучы игезәкләр

Әмир һәм Дамир Зиннәтуллинар белән без Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбендә таныштык.

Футбол яратучы игезәкләрФутбол яратучы игезәкләр
Футбол яратучы игезәкләр

 Быел 1нче сыйныфны тәмамлаган игезәкләр икесе дә футбол ярата. Алар – “Уфа” футбол клубы тәрбияләнүчеләре. Ара ерак дип тормый, әтиләре Айрат Марат улы үзләрен башкалага күнекмәләргә дә, турнирларга да йөртә. Малайлар каникулларда да уйный-уйный осталыкларын арттыра. Дәү әниләре Илһамия апа белән дәү әтиләре Радик абый Муллаяновлар да оныклары өчен өзелеп тора.

Чыр-чу килеп бассейнда су коену, балыкка йөрү, Башкортстанның матур табигатьле урыннарын күрү кебек мизгелләр белән дә ямьле малайларның җәе! Әле күптән түгел дәү әниләре белән Санкт-Петербургта булганнар.

– Петергофны, океанариумны, бик күп музейларны күрдек, Нева буйлап теплоходта йөздек. Оныкларым сәяхәттән искиткеч һәм беркайчан да онытылмас тәэссоратлар белән кайтты, – ди Илһамия Махиян кызы.

Игезәкләр бер-берсенә һәрвакыт терәк. Дамир җитди, һәр адымын уйлап эшләсә, Әмир тиктормаслыгы, шаянлыгы белән кәефне күтәрә белә.  Укуда да, мәктәп тормышында да, спортта да  алдынгы булырга омтыла алар. Малайлар газиз әниләре, күктә балкыган Зөһрә йолдызның, аларның һәр уңышына сөенүен йөрәкләре белән тоя...

Кечкенәдән спортта чыныгып үсүсе яшь дусларыбызның киләчәге уңышлы, якты булсын!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас