+26 °С
Облачно
Журналга язылу
Нәни йолдызлар
20 Августа , 03:35

Полинада – 5 медаль!

Полинада – 5 медаль!Полинада – 5 медаль!
Полинада – 5 медаль!

Стәрлетамакта яшәүче 14 яшьлек гимнастка Полина Дмитриева Хорватиянең Загреб шәһәрендә узган Европа беренчелегендә биш медаль яулады: дүрт алтын һәм бер көмеш.

Уфа аэрапортында аны күпсанлы җанатарлары каршы алды. “Мин республика өчен нинди казаныш китергәнемне әле яңа аңлый башладым”, – дип уртаклашты ул ул хис-кичерешләре белән.

ПолинаныңостазыЕленаКайгулова, уңышның сере – талант һәм хезмәт сөючәнлектә, дип белдерде.

Полина өчен иң авыры борысларда күнегүләр ясау була, әммаберенче алтын медальдән соңул үз көченә ышанып чыгыш ясыйһәм бүрәнәдә, ирекле күнегүләрдә һәм команда ярышларында тагын медальләр яулый.

Спорт мәктәбедиректорыВладимирПетровбилгеләвенчә, Полина – биш тапкыр Русия чемпионы һәм 2028 елда Лос-Анджелеста Олимпиадада катнашу өчен Русия җыелма командасына кандидат.

Полинаның триумфын күп кенә спортчылар һәм тренерлар югары бәяләде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аны котлады һәм “бу ярышлардан алып Олимпиадага кадәр ике адым. Шулай булгач, Полина өчен җан атачакбыз әле!, – дип язды ул социаль челтәрдәге битендә.

 Фото: Валерий Шахов /«Башинформ»МА.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас