

Уфа районының Шамонино авылында яшәүче Таһир Фәйзулинның тормышында дулкынландыргыч мизгелләр. Мәктәп формасы киеп, матур рюкзагын иңенә салып, беренче сыйныфка укырга керде дустыбыз. Бу шатлыклы көндә аны мәктәпкә зур һәм тату гаиләсе бергәләп озатты.
Таһир укый-яза белә, бигрәк тә математиканы ярата. Мисалларны һә дигәнче хәтерендә чишә! Нәни дустыбызның агач эшенә оста булуы да сокландыра. Таһир – җиде яшендә үз куллары белән кечкенә арба ясаган уңган егет ул!
– Кадак, чүкеч, пычкы, шөреп боргыч – безнең Таһирның кечкенәдән иң яраткан “уенчыклары”. Флүр картәтисенең токар станогында сәгатьләр буена иҗат итә. Бик хисчән, нечкә күңелле дә ул. Үләнгә ятып, болытлар йөзгәнен күзәтергә, уйланырга ярата, – диләр әнисе Элина белән әтисе Артур.
Гаилә белән балыкка йөрү, тәбикмәк пешерү дә якын Таһирның күңеленә. Ә үскәч ул әнисенең туган ягы – Кыйгы районына кайтып, җиз сызганып бабалары яшәгән нигезне тергезергә, фермер булырга хыяллана. Абыйсы Әмир белән энекәше Кәрим дә терәк булыр әле үзенә.
Ә әлегә белем иленә сәяхәткә чыккан дустыбызга зур уңышлар, яхшы билгеләр һәм чын дуслар телик!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.