Бервакыт бер эт ит сатучы янында зур сөяк ятканын күргән. Озак уйлап тормаган, үткен тешләре белән тиз генә эләктереп алган да җан-фәрман килеп чапкан, ди. Моны күреп калган башка этләр аның артыннан куып киткән. Чак котылган бахыр тегеләрдән.
Шулай йөгерә-йөгерә басмадан чыгып барганда, елгада үзе кебек үк сөяк капкан этне күреп калган. «Кара әле, моның сөяге минекеннән дә зуррак түгелме соң?» – дип гаҗәпкә
калган ул. Тегеләй дә, болай да караган. Судагы этнең сөяге чыннан да зуррак булып күренгән моңа. Аны ничек тә эләктерергә кирәк дигән уй белән, тоткан да суга ташланган.
Елганың әле бер ярына, әле икенчесенә йөзгән, ди. Тик зур сөякле этне генә таба алмаган. Әнә шулай судагы шәүләсенә алданып, үзе эләктергән сөяктән дә колак каккан...