-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
28 гыйнвар 2019, 18:45

Сөйләнмәгән хикәя

Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый. Аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.

Фатих Хөсни
Сөйләнмәгән хикәя
Кыскартып алынды
...Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый. Аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.
- Бар, Биктимер, хәзер үк чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген.
Биктимер сүз тыңлый торган малай иде. Әнисе әйткәч, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә киеп чыгып китә.
Биктимер капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата:
- Болай гына булмас син ачык авыздан. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эчеңнән «әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара», дип кабатлап бар. Ишеттеңме? — ди.
- Ишеттем, — ди Биктимер һәм, шул минуттан башлап, «әнинең камыры кабара»ны кабатларга да тотына. Чат Җамалиларга барып җиткәнче кабатлап бара, ишек төпләрендә дә гел кабатлап тора. Аңа чат Җамалиларда озак торырга туры килми. Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур гына бер табаны Биктимергә тоттырып та җибәрәләр. Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «әнинең камыры кабара»ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсез, бөтенесе ал да гөл, коймак авызга үзе шуып керергә тора.
Биктимер авыз эченнән әлеге дә баягы «…кабара»ны кабатлап, зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме шунда, Чишмә тавына килеп чыга. Ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар, шау-гөр килеп, чана шуып уйныйлар...
...Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалак буенча тау астына шуып төшеп китә. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә. Бөтен нәрсәне: ашауны да, «әнинең камыры кабара»ны да онытып, шуып уйный башлый. Биктимернең табасы, чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар.
Бервакытны, канатлары киредән кулга әйләнгәч, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде кояш баеган, күктә беренче йолдызлар күренә башлый. Биктимер, әнисен күз алдына китереп, «әни… кабара…» дигән сүзләрне өзек-өзек кабатлап куя. Ә аннары бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап, өйгә кайтып керә…
Дуслар, әсәрнең тулы вариантын укыгыз. Ә сез ничек тәмамлар идегез? Тышлыктагы рәсемгә дә карап, хикәяне тәмамлагыз һәм безгә язып җибәрегез.
Читайте нас: