+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
6 февраль 2019, 15:35

Песи

Бер әбинең бер кызы була. Боларның бер Песиләре була.

Кыз мич алдында борчак куыра, Песи мичкә каршы утыра, ди. Табада борчаклар сикерешә башлауга Песи куркып чыгып китә, ди. Бара торгач, моңа чүплек башында бер Әтәч очрый, ди.
— Песи дус, кая барасың болай чаба-чаба? — ди Әтәч.
— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барам,— ди Песи.
— Зинһар, мине дә ияртә күр,— ди Әтәч.
— Әйдә, тизрәк киттек! — ди Песи.
Китәләр болар икәү. Бара торгач очрый боларга бер Күркә.
— Песи дус, кая барасың болай чаба-чаба?—ди.
— Менә борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди Песи.
— Мине дә үзегездән калдырмагыз инде,— ди Күркә.
— Әйдә, ияр инде алай булгач,— ди Песи.
Өчәү китеп баралар иде, ди. Торна очрый боларга.
— Кая барасың, Песи дус, болай ашыга-ашыга? — ди Торна.
— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди Песи.
— Мине дә калдырмагыз,— ди Торна.
— Әйдә,— ди,— ияр инде алай булгач,— ди Песи.
Торна белән дүртәү китеп баралар иде, җитәләр бер су буена. Суда бер Үрдәк, боларның чаба-чаба китеп барганын күреп:
— Песи дус, кая барасыз болай?—ди.
— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди Песи.
— Мине дә ияртегез инде,— ди Үрдәк.
— Әйдә, ияр инде алай булгач,— дип алып китәләр моны да.
татар халык әкиятләре
Болар юлдан тезелешеп баралар: башта Песи, аның артыннан Әтәч, аннан Күркә, Торна, Үрдәк. Күргән бер кеше аптырап карап тора боларга, бу нинди хәл, дип.
Бара торгач җитәләр болар бер тауга. Песи әйтә: «Без килеп җиттек инде, шунда торыйк»,— ди. Сөйләштеләр дә, ярар, дип шунда калырга булдылар болар. Үрдәк суга төшеп китте, Күркә белән Торна тирәк башына менде, Песи белән Әтәч жирдә калдылар. Песи тычкан тотып ашый. Әтәч тырнанып туена. Шулай итеп көн итәләр, ди, болар. Берзаманны көннәр суына башлый. Песи әйтә: «Йә иптәшләр, нишлибез инде? Мин суыкта түзә алмыйм, бер өй салып керик»,— ди. «Юк, безгә өй кирәкми»,— диләр. Күркә белән Торна: «Без тирәк башында кышлыйбыз»,— диләр.
Үрдәк әйтә: «Мин суда да кышлыйм. Ком ашыйм, су эчәм»,— ди. Әтәч әйтә: «Мина чүплек булса житә, шунда берәр төшкә кунаклыйм»,— ди. Песи әйтә: «Мин өйсез тора алмыйм, җылы кирәк. Сез теләсәгез нишләгез, мин үзем йорт салам»,— ди Песи. Кирпеч ватыкларын җыеп өй сала, мич чыгара, тәрәзә, ишек тишә дә чыпта элә. Ә үзе рәхәтләнеп җылы мич башына менеп ята, ди, бу.
Башлана суыклар, буранлы кышкы көннәр.
Берзаманны моның ишеген кагалар.
— Песи дус, керт әле, тышта бик суык,— ди Торна.
— Бар, үзеңнең тирәк башыңда кышла,— ди Песи.
— Алай кертмәсәң өй түбәңне ачам, куптарам,— ди Торна.
Кертә моны Песи, нишләсен.
Бераз гына торган иде, Күркә кага.
— Песи дус, бик өшим, керт инде? — ди.
— Бар, үзеңнең тирәк башыңда кышла,— ди Песи.
— Кертмәсәң, ишек чыпталарыңны йолкып бетерәм,— ди Күркә.
Тагын кертә бу.
Килә Әтәч.
— Песи дус, керт әле, бик суык буран, туңам,— ди.
— Чүплек башында кышла, нигә миңа килдең,— ди Песи.
— Кертмәсәң тәрәзә пыялаларыңны ватып бетерәм,— ди Әтәч.
Кертә тагын моны да.
Үрдәкнең дә күле туңа, ди, Песи янына килеп, ишек кага башлый.
— Песи дус, кышларга керт әле? — ди.
— Үзеңнең күлеңдә кышла,— ди Песи.
— Кертмәсәң, өй түбәсеннән керәм,— ди бу.
Болар шулай бергәләп бәләкәй генә өйдә көн итәләр. Үрдәк үзенә, бер чокыр ясап, су китереп сала. Әтәч, Торна, Күркә киштәгә куналар. Песи мич башында ята.
Беркөнне кич белән ут яндырып утыралар иде, ди, ике дию пәрие килә: «Кеше булырга тиеш бу өйдә, тавышлары да ишетелә»,— диләр. Берсе әйтә «син кер» дип, икенчесе «син кер» ди. Керергә куркалар болар. Шулай да берсе барып керсә, килеп ябышалар моңарга. Күркә белән Үрдәк килеп тәннәрен борып алалар. Торна диюнең башын чукый, Песи килеп битен тырный, Әтәч киштәдә «кытыйк-кытыйк» дип кычкыра. Дию пәрие чак кына чыгып качкан, ди. Иптәшенә әйтә: «Әй, харап була яздым бит. Кайсы боттан чукый, кайсы битне тырный. Аның өстенә берсе «тотыйк-тотыйк» дип кычкыра»,— ди.
Ярар, шулай итеп жәйгә чыкканнар болар. Яңадан тау башына менеп яши башлаганнар, ди. Песи әйтә: «Инде борчак явы киткәндер, авылга кайтыйк»,— ди. Шуннан кайтырга юлга чыгалар. Песи алдан кайта, аның артыннан Әтәч, Күркә, Торна, Үрдәк тезелешеп кайтып китәләр, ди, болар. Бөтен халык: «Кайда булган икән болар?»—дип карап торалар. Юлда Торна, Күркә үз урыннарында калганнар. Су буена җиткәч Үрдәк калган, Әтәч чүплек башында калган. Песи үз өенә кайтып киткән. Җыелган халык арасында бер әби: «Мынау Әтәчем ике ел югалып торды, каян килеп чыкты»,— ди икән. Үрдәк хуҗасы да: «Кайдан килеп чыкты Үрдәгем»,—дип шатлана, ди. «Әй Песием, бик озак югалып тордың, каян гына кайттың»,— дип шатлана, ди, Песи хуҗасы да. Ә Песи: «Инде борчак явы килмәс микән?»—дип, һаман мичкә карап тора, ди.
Читайте нас: