-27 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
8 февраль 2019, 13:19

Кычыткан шулпасы

Син кычыткан белән таныштыңмы әле? Бик файдалы нәрсә ул! Беләм мин аның нинди үлән икәнен, күргәнем бар дисеңме? Монысы танышу дип аталмый. Менә минем кебек “якыннан”, бар нечкәлекләрен белеп танышу турында сүзем.

Фатыйма Гыйльметдинова
Кычыткан шулпасы
Хикәя
Син кычыткан белән таныштыңмы әле? Бик файдалы нәрсә ул! Беләм мин аның нинди үлән икәнен, күргәнем бар дисеңме? Монысы танышу дип аталмый. Менә минем кебек “якыннан”, бар нечкәлекләрен белеп танышу турында сүзем.
Барысы да мәктәп психологы Мария Федоровна үткәргән тесттан башланды. Тест сораулары катмарлы түгел. Әтинең, әнинең сурәтләрен ясарга, өйдәге, мәктәптәге, урамдагы кәефеңне сурәтләп, табигать күренеше эшләргә. Әй рәхәтләнеп эшләдем сүрәтләрне! Әтине чын боевик герое итеп, әнине аның яшерен агенты итеп эшләп куйдым. Кичә әниләр эштә чакта бик озак компьютер уеннары уйнап утырган идем, шуның персонажларын кулландым. Табигать күренешләрен эшләү дә авыр булмады, аның нәрсәсе бар: кар, яңгыр, кояш – бетте китте!
Эшләдем дә – оныттым. Берничә көннән сыйныф житәкчесе мине дәресләрдән соң алып калды.
— Хәлләрең ничек, Нәсим?
Мин эшнең нәрсәдә икәнен бик аңлап бетермәгәнлектән, эндәшми генә торам. Ул тагын шул соравын кабатлый. Мин эндәшмәгәч, үзе сөйләп китте:
— Әллә сине әтиең белән әниең кыерсытамы?
Ник болай сорый икән? Шулай да жавап бирмим әле. Кыерсыталар дияр идем, мине кыйнаган, начар сүз белән тиргәгән кеше юк. Шул компьютерда күбрәк уйнап утырсам гына ачуланалар.
— Өйдә үзең телегән эшләр белән иркенләп шөгыльләнә аласыңмы? Синең ирегеңне чикләмиләрме?
Тә-ә-әк. Әнә шул компьютер уеннары уйнатмаулары – минем ирекне чикләү булып чыга түгелме соң!
— Әйе, ирегемне чиклиләр, — дидем мин, бу жавабыма үзем дә әзрәк шикләнеп. Тик авызыңнан чыккан сүзне кире кертеп жибәреп булмый бит инде!
Менә шуннан соң китте инде. Әниләрне мәктәпкә берничә тапкыр чакырттылар. Кайткан саен әни миңа шаккатып карап тора да, никтер бер сүз дә әйтми, авырсулап куя. Әти : “Каеш житми сиңа, малай актыгы!” – дип кызып караган иде дә, психологның сүзләрен бермә-бер житкердем:
—Балага кычкырырга, аны тиргәргә, бигрәк тә кыйнарга ярамый!
Менә шулай, бирешмим. Уйнатмыйлар бит компьютерда, менә хәзер үкенсеннәр инде. Минем эчкә гүя шайтан кереп оялады. Әнине кызганып та карамыйм, әтидән дә курыкмыйм. Психолог әйтте бит: минем ирегем чикләнергә тиеш түгел. Мин – шәхес. Минем шәхесне хөрмәт итәргә кирәк!
Әни ипләп кенә сорашып карый:
— Ни өчен өйдәге һава торышын сурәтләгәндә кара болытлар, яңгыр ясадың? – ди. —Нигә әтиеңне шул кадәр куркыныч итеп сурәтләдең? Ә мине?
Шулай сурәтлисем килде дә, сурәтләдем дә куйдым инде. Өйдә яңгыр болытлары ясадым, чөнки әти үзе зарланып утырды, бигрәк эссе, яңгыр яусын иде ичмасам, дип.
Үземә әзрәк оятрак булса да, яшәү күңелле. Компьютер уеннарын рәхәтләнеп уйныйм, рәхәтләнеп мультфильм карыйм. Уку елы да азагына якынлашып килә. Аннан соң – каникуллар! Берничә фәннән бишлеләрем кәмеде, дүртлеләр, ара-тирә хыянәтче өчлеләр дә эләгештерә эләгүен, тик миңа сүз әйтүче кеше юк. Кыскасы, рәхәт яшим. Бу рәхәтлек эчне дә пошырып куя башлады хәтта. Шулай күпме дәвам итәр иде икән, белмим, ләкин бер хәл барысын да үз урынына утыртты.
Бу ялда авылга – картәтиләргә бәрәңге утыртырга кайттык. Әти бик кырын караса да, плеерымны да алдым. Бәрәңгене барыбер әти белән әни утырталар. Инде үстең, син дә булыш, дисәләр, балаларга авыр эш кушарга ярамый, психолог шулай әйтте диярмен әле.
— Кулны әллә нишләттем, көрәк тотып булмый,- дип зарланып каршы алды безне картәти. Бу мине сагайтты. Бу олы бакча берүземә калырга тора түгелме соң? Әти мине кайтарып кына куйды да, үзе, эш бар иде, бәлки кичкелеккә кайтырбыз, дип кире шәһәргә китте. Әни, эшем күп дип, бөтенләй кайтып та тормады. Ярый әле картәти бик күп кенә жирен инде утыртып өлгергән, тик калган кадәресе дә ярыйсы гына күренә монда!
Мин, учыма төкереп алдым да, инде эшкә керештем дигәндә, телемнән шайтан тарттымы, көрәгемне жиргә кададым да, психологтан отып алган теге “акыллы” сүзләрне сөйләп ташладым.
—Алай икә-ә-ә-ән, — дип сузды картәти, миңа бик сәерсенеп карап, - ә картәтиләр турында нәрсә диде ул психологыгыз?
Мин этенеп калдым, картәти турында сүз булмады бит. Шуннан ул койма буеннан урап килде дә, килә-килешли мине көрәктәй куллары белән эләктереп култык астына кыстырып куйды. (Кулың авыртса болай итәрсең!) Моннан соңгы хәлләрне сөйләргә дә оят: ышанасызмы-юкмы, минем чәрелдәвемә да карамый, чалбарымны тартып төшерде дә, йомшак жиремне кычыткан белән каезлый башлады!
— Бар, әйт мәктәбеңә барып, минем ыштанымны төшереп кычыткан белән “кәкләделәр”, диген. Ышанмасалар ачып күрсәтерсең. Монысы – әтиеңне санга сукмаган өчен, монысы әниеңнең кадерен белмәгән өчен, монысы…
Тагын нәрсәләр өчен эләгер иде микән, ярый шул чак телефон шалтырады. Әти булса кирәк. Хәлләрне сорашадыр. Уф-ф-ф! Әрни! Ә картәти, минем балавыз сыгып утыруыма исе дә китми:
— Хәлләр әйбәт, безнең өчен борчылмагыз. Менә улым белән кычыткан шулпасы эчеп алдык та, эш башларга торабыз. Юк-юк, сез кайтып тормасагыз да була, улым белән хәзер биш минутта төгәлләп куябыз аны, — дип жаваплады да, миңа көрәкне тоттырып та куйды.
Мин казыйм, картәти бәрәңгене шул чокырларга салып бара. Үзе сөйли дә сөйли:
— Мәктәптә сөйләгәннәре, бәлки дөрестер дә. Чынлап та балаларын карамаган гаиләләр бар. Бала ач, ялангач, дигәндәй, ә ата-анасына ул бар ни дә, юк ни. Бу эчкече гаиләләрдә шулай. Ә синең әтиең дә, әниең дә андыйлардан түгел, шуңа сөен! Тамагың тук, өстең бөтен, уку өчен бөтен шартлар тудырылган. Атасын, анасын тыңлап, киңәшләренә колак салып үскән кешенең югалып калганы юк әле. Бер кеше дә үз баласына начарлык теләми. Ачуланалар икән, димәк, сәбәбе бар. Алар әйтми, сиңа кем әйтсен! Эш житми сезгә, эш! Ялкаулыкка кайчан да өйрәнергә була… Ә кечерткәнгә килгәндә, бик файдалы нәрсә ул. Бигрәк тә яз көне витамины күп була аның. Картәтәй сөйли дә сөйли, мин сызлана-уфтана тыңлыйм. Ара-тирә, койма янында ару гына үсеп киткән кечерткәннәргә караштырып алам. Алар, мине үртәгәндәй, картәтәй белән килешеп, жилдә башларын чайкап утыралар.
Читайте нас в