-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әбиләрдә кунакта

Сез дә шулай дәү әниләрегезгә кунакка йөрисезме, дуслар?

Абдулла Алиш
Әбиләрдә кунакта
Беркөнне әни миңа:
— Кызым, Гөлгенә, яратканым син генә, кил, әйдә, киен,әйдә, әбиләреңә барабыз, бүләк илтеп кайтабыз, — диде.
Мин бик шатландым. Шатлыгымнан җырлый да башладым.
— Барабыз, барабыз, әбиләргә кунакка!
Әни дә мин, без икәү, киттек әбиләргә, әбиләр бездән еракта торалар. Безнең капканы чыгасың — бер, Маратлар капкасы — ике, Хәлимнәрнеке — өч, Гарифларныкы — дүрт, Асияләрнеке —
биш. Ә аннан соң бик күп, бик күп капкалар бар. Безнең урам белән туп-туры барасың, барасың да сулга
борыласың. Аннары тагын барасың-барасың да уңга борыласың. Аннары бер урамга борылып керәсең дә, кырыйдан бер йорт кала, икенчесен дә үтәсең, өченчесенә дә кермисең, дүртенчесен дә узып китәсең, ә бишенче йорт — әбиләрнеке.
Беркөнне мин бик яхшы билгеләп кайттым. Аларның йорты каршында гына трамвай туктый. Бик билгеле урында безнең әбиләр йорты! Әбиләр тора торган йорт бик зур. Түбәндә бер тәрәзә бар, аның өстендә тагын бер, аның өстендә тагын. Кул бармакларының барысын да берәм-берәм бөгеп бетерәсең: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тәрәзәләрнең очына чыга алмассың.
Әни әйтә:
— Әбиләрең бишенче катта торалар, — ди.
Без баскычлар буйлап шул бишенче катка атлыйбыз. Берне менәбез, икене, өчне менәбез, дүртне, бишне. Бик күп баскычлар менсәк тә, әле без беренче катта гына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар. Ял итәбез дә тагын менәбез: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тагын бик күп баскычлар менәбез. Бу әле бары икенче кат кына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар. Тагын баскычның бер басмасы артта кала, ике басмасы, өч басмасы, дүрт, биш басмасы. Без әле бары өченче катта гына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар. Без тагын менәбез, тагын менәбез. Беренче катны менгәч ял итәбез, икенчене, өченчене, дүртенчене менгәч ял итәбез дә, бишенче катка менеп җитәбез. Безнең әбиләр менә шушы
бишенче катта торалар. Анда ишекләр бик күп: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү...
Ә ишек яңагында бер түм-түгәрәк әйбер бар, аның уртасында бер төймә дә бар, әни шул төймәне бармагы белән басарга тотынды. Бер мәртәбә басты, эчтә «чылтыр!» итте. Икенче
мәртәбә басты — тагын «чылтыр!» итте, өченче мәртәбә баскан иде, берәү:
— Кем бар? — дип сорады.
Әни әйтте:
— Кызым Гөлгенә дә мин генә.
Ишек ачылды. Аннан әби килеп чыкты, ул көлә иде. Ул
мине күтәреп алды.
— Ай, кызым Гөлгенәм килгән, бик сагындырдың, бер атна бит инде сине күргәнем юк, — диде.
Без өйгә кердек. Мин әнидән әкрен генә сорадым:
— Әни, атна нәрсә соң ул? — дидем.
Әни әйтте:
— Җиде көн, — диде. — Дүрткә берне кушсаң, биш була
бит. Бишкә берне кушкач, алты көн була, алты көнгә тагын берне кушсаң, җиде көн була. Менә шул бер атна инде.
Әби безгә чәй эчертте. Безне коймак белән сыйлады. Мин биш коймак ашадым. Әни биштән дә күбрәкне ашады. Мин бер чынаяк чәй эчтем, әни өчне эчте, ә әби биштән дә күбрәк, җидедән дә күбрәкне эчте.
Без әбигә бүләгебезне бирдек. Алар кып-кызыл алмалар иде. Әби ике кулына икешәр алма тоткач та, өстәлдә әле тагын биш алма калды. Барысы күпме булгандыр, мин белмәдем. Биштән дә күп, җидедән дә күбрәк. Аннары без өебезгә кайтып киттек, әби безне озатып калды.
Читайте нас в