Рамазан бик тә туңдырма ярата. Әнисе генә: ”Син яратасың да бит, ә менә туңдырма сине яратмый,” – ди. Кибеткә дә ияртми. “Тегене-моны сорап кеше алдында мине оятлы итәсең,” – ди.
Картәнисе алай дими. Тик ул кибеткә бик сирәк чыга. Ә пенсия акчасын алган көнне бармый калганы юк. Аның кибеткә чыккан вакытын чамалаган малай, тәрәзәдән карап көтеп тора, ул күренү белән каршысына йөгереп чыга.
Менә бүген аны көтеп, капка төбенә үк чыгып басты. Бераздан, кешелеккә генә дигән матур күлмәген кигән, чәчкәле зәңгәр яулыгын ябынган картәнисе күренде. Тик үзе генә түгел, бәләкәй Даутны да иярткән. Димәк, шәһәр малаен тагын кайтарып куйганнар. Чын исеме Дэвид аның. Картәнисе бу исемне яратмыйча, Даут дип йөртә. Рамазанның да аның исемен әйтергә, картәнисе әйтмешли, теле әйләнми, шуңа ул да Даут дип дәшә.
Рамазанны күргәч, Даутның авызы ерылды, хәтта олыларча кул биреп күрешкән булды. Даут татарча сөйләшми, шулай да үткән кайтканында бик матур итеп “абый” сүзен әйтергә өйрәнгән иде. Онытмаган икән, әле дә “абый” да “абый” дип бер алдына, бер артына төште, сагынган, күрәсең. Рамазан, абый кеше буларак, Даутны икенче кулыннан җитәкләп алды.
Кибеттә кеше хәтсез иде, чиратка басарга туры килде. Алардан алда, бәләкәй малаен кулыннан тоткан, яшь кенә чибәр апа басып тора. Рамазан кызыксынып малайны күзәтте. Моңарчы бер дә очратканы юк иде, Даут шикелле кунакка кайткан малай микән?
Таныш булмаган малай, әнисеннән кулын ычкындырып, тезеп куелган йорт кирәк-яраклары янына килде. Төрелеп куелган клеенкаларның берсенә күрсәтеп:
– Әни, әйдә менә монысын өстәлгә җәяргә алыйк, бездә андый матуры юк бит, – диде. Кибеттәге халык елмаеп куйды. Аннары ят малай берсе өстенә берсе өелеп куелган, төрле төстәге чиләкләр янында тукталды. Арадан берсен сайлап алып, әйләндергәләп карады да читкәрәк алып куйды.
Чиратта басып торган бер апа, малайга ымлап:
– Кара, ничек оста итеп дөнья кирәк-ярагын сайлый, – диде. Кибеттәге апалар малайга сокланып та, яратып та карап торалар иде.
Рамазан аптырады: туңдырма да, сагыз да таптырмады нәни малай.
Картәнисе Рамазанга ул сораган стаканлы иң тәмле туңдырманы алып бирде дә колагына: ”Бар, тизрәк кайт!” – дип пышылдады. Чөнки Даутка туңдырма ашатмыйлар, тамагы шешеп чыга. Ул арада Даут, аның кулындагы туңдырманы күреп калып, еларга уйлаган иде дә, картәнисе: ”Это не мороженое, ә катык,” – дигәч, тиз тынычланды. Даутның катык яратмаганын Рамазан да белә.
Туңдырмасын тәмләп ялый-ялый Рамазан кайтырга чыкты. Аннан арттарак, тезелешеп, кулына алма сурәте төшкән чиләк тоткан бәләкәй малай, култык астына матур бизәкле клеенка кыстырган яшь апа, бер кулы белән Даутны җитәкләгән, икенче кулы белән тәм-томнар салынган сумкасын күтәргән картәнисе атлыйлар иде.