+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кәнфит ашап, тамак туямы?

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Кәнфит ашап, тамак туямы?
Корея халык әкияте
Көннәрдән бер көнне ярлы бер абзый базарга юл тоткан. Тамагы бик тә ачыккан икән моның. Базарга килеп җитүгә үк, дөге көлчәсе сатып алган. Көлчәне ике капкан да бер йоткан, ә тамагы һаман ач икән моның.
Аннары абзый кеше пешкән бәрәңге сатып алган. Әмма аны ашагач та тамагы туймаган, ди. Инде нишләргә? Уйлаган-уйлаган да калган акчасына шикәр белән дөгедән ясалган иң очсызлы кәнфит сатып алган. Шуны ашавы булган, кинәт кенә тамагы туйган, ди. Шулчак аптыраудан ул, шап итеп, учы белән маңгаена суккан да болай дигән:
— Әй, ахмак та инде мин! Әллә нинди көлчәләр, пешкән бәрәңгеләр ашап бетердем. Юкка акча әрәм иттем. Башта ук кәнфит алсам, тамагым шундук туйган булыр иде! Көлчә белән бәрәңге ашап корсагы тулганны һич кенә дә аңламый икән бит бу ахмак бәндә. Кәнфит ашап, тамак туймаганны аңламаган кеше тагын кайда бар икән, ә?
Читайте нас: