+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Малай белән солдат

Хикәя кыскартып алынды

Бусы менә Наилләр өе. Аны узып бераз барасы да — күпер. Күперне узып бераз баргач — каланча. Аның башында зур җиз чаң, аннары тимер юл, аннары калай түбәле кызыл станция. Станциянең аргы ягында кар басып киткән кыр. Куян белән тулган урман. Урманның аръягында — кайдадыр шунда якында гына — Наилнең әтисе... Ә үзе шул әти кайтмый да кайтмый. Әнисе әйтә Наилгә, сораган саен әйтә: әнә шул якка, урман артына таба китте безнең әтиебез, кайтса, шул яктан ук әйләнеп тә кайтырга тиеш, ди. Элегрәк Наилгә сугыш үзе дә шунда, урман артында гына булгандыр кебек тоела иде, үсә-үсә, ул инде белә башлады: юк, сугыш урман артында гына булмаган, сугыш каладан да ары, Теләчедән дә ары, кайдадыр еракта-еракта булган, аны хәзер тагын да ераккарак куйганнар, ә Наилнең әтисе алай еракта түгел, әнә анда — урман артында гына. Шулай уйлау рәхәт, шулай уйлау күңелгә тынычлык бирә, әни дә шулай уйлый, күршедәге Нурҗиһан әби дә шулай уйлый, кем белә, бәлки, каланча башындагы Галәви абзый да шулай уйлый торгандыр!
Наил хәзер бала-чага түгел, ул инде укырга өченче класска йөри, өйдә әнисенә булыша, абзар-кура арасында терлек-туар карый, бүтәнен әйтеп тә торасы юк, ул быел, кулына балта-чүкеч тотып, үзенә чаңгы да ясады. Шулай да әти турында ул элек ничек уйлаган булса, хәзер дә шулай уйлый: әти урман артында мәңгелеккә калырга тиеш түгел, әти кайчан да булса бер кайтырга тиеш. Сугыш булган да беткән, башка малайларның әтиләре инде әллә кайчан кайтканнар, тик менә Наилнең генә әтисе
кайтмый да кайтмый.
Кышкы каникул вакыты иде. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып, япа-ялгыз чыгып китте. Күперне узды, каланча чатына җитте, тыкрыкка борылды, басу капкасы янында аз гына тукталып торды, аны да үтте, басуга чыгып китте. Ә үзе япа-ялгыз, җитмәсә тагын, көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора иде.
Станция юлында аңа аркасына рюкзак аскан, кулына кечерәк чемодан тоткан җәяүле бер солдат очрады...
Читайте нас: