+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Итәгатьле мәче

Литва халкы әкияте белән танышыгыз, дуслар!

Итагатьле мәче
Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзәтеп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп,Чыпчыкны канатларыннан эләктереп алган.
— Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! — дип мырлаган Мәче.
— Нишлисез, Мәче? Әллә чынлап та мине ашамакчы буласызмы? — дип чыркылдаган Чыпчык.
— Ашамыйча, тагын нишлим мин синең белән? Хәзер кабам да йотам! — дигән дә Мәче Чыпчыкның муенын авызына капкан.
— Оятыгыз бармы сезнең, Мәче әфәнде? — дип өзгәләнә-өзгәләнә чыркылдаган Чыпчык. — Юынмаган килеш кем ашарга утыра инде? Хуҗагызның юынмыйча ашаганын күргәнегез бармы?
— Монысы дөрес инде, — дип, Мәче йомшак тәпие белән битен юарга тотынган.
Мәче тырнагыннан ычкынган Чыпчык канатларын җилпегән дә очып киткән. Мәченең моңа бик тә ачуы килгән, билгеле.
— Болай булмый бу. Бүтән мине алдый алмассың! — дип, тешләрен шыгырдаткан ул. — Кешеләр теләсә нишләсен, ә мин башта ашыйм, аннары гына битемне юам.
Шушы көннән башлап, мәчеләр ашап туйгач кына битләрен юалар, ди.
Читайте нас: