+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Нурия - нур иясе

Борай районында яшәүче Фатыйма апагыз Гыйльметдинованың матур хикәясе белән танышыгыз, дуслар!

Нурия – нур иясе
Син Диләне, Дамилне, Ниязны беләсең инде. Нурия белән танышырга да вакыт житте. Ниязның сеңлесе ул. Әнә үзе дә! Тыңлашмас чәчләрен туктаусыз як-якка сыпыра. Үзе нидер сөйли. Көлеп тә ала. Бит очлары чокырлы. Көлгән саен шул чокырлар тирәнәеп, болай да матур кызны тагын да чибәрләтеп жибәрә.Өстендәге ак чәчәкле зәңгәр күлмәге әле карагат арасында, әле жир жиләкләре арасында, әле бәрәңге бакчасында, әле кәбестә түтәлләре янында жилфердәп күренеп китә.
Шул вакыт чәчәк түтәле өстенә бер нур килеп кунды.
- Хәерле көн, Нурия – нур иясе! – диде ул жиде төрле балкыш белән балкып.
- Хәерле көн, - дип жаваплады Нурия, - ә син кем?
- Мин – Нур. Кояш нуры. Син дә нур. Нур иясе, әйдә дуслашыйк.
- Әйдә! Ә ничек дуслашабыз соң?
- Моннан соң мин гел синең белән булырмын. Кешеләргә елмаеп карасаң, күзләреңдә мин булырмын. Матур сүзләр белән эндәшсәң, бит очларыңа кунармын. Тәмле ризыклар әзерләп дусларыңны кунакка жыйсаң,табын өстенә чәчелермен!
- Мин риза, әйдә дуслашыйк!
Нурия, шатланып, жырлый-жырлый жиләк жыя башлады:
- Жиләкләрне жыябыз, жыябыз, Яхшы итеп юабыз, юабыз. Савытларга салабыз, салабыз. Авызга да кабабыз, кабабыз!
Аннан кәбестә түтәленә йөгерде:
- Кәбестәне кисәбез, кисәбез. Табакларга салабыз, салабыз, Өстенә тоз сибәбез, сибәбез һәм табынга бирәбез, бирәбез!
Бераздан аның тавышы бәрәңге бакчасында ишетелде: Бәрәңгене юабыз, юабыз. Чүлмәкләргә салабыз, салабыз, Пешерәбез, тукылдатып изәбез, Һәм табынга бирәбез, бирәбез! .
- Килегез барыгыз да табын янына! Тик башта кулларыгызны сабынлап юыгыз!
Барысы да: дус кызлар, малайлар, туганнары Дилә, Дамил, Нияз, ике песи, бер көчек, жиде күбәләк, өч чыпчык малае, ике күгәрчен Нурия әзерләгән табынга жыелдылар. Бергәләп Нурия эшләгән салаттан авыз иттеләр, бик яхшылап изелгән бәрәңге боламыгы белән сыйландылар. Песиләр сөт эчте, көчек сөяк кимерде, чыпчыклар, күгәрченнәр жим чүпләделәр, ә күбәләкләр жиләк белән сыйландылар.
Күрәсеңме, Нурияның күзләрендә нур, бит очлары балкып тора, ул корган табын өстенә нур чәчелгән! Нилектән икән?
Фатыйма Гыйльметдинова.
Борай районы.
Читайте нас: