Балыкчы һәм балык турында әкият
Зәңгәр диңгез буенда карт балыкчы белән карчык яшәгән. Алар утыз өч ел иске йортта яшәгәннәр. Бер көнне балыкчы диңгезгә балык тотарга киткән. Беренче тапкыр ятьмәсен аткан – балчык чыккан, икенче тапкыр аткан – ятьмәсенә үлән чорналган, өченче тапкыр аткан – балык чыккан. Бу балык гади булмаган, алтын булган. Ул картка болай дигән: "Карт, җибәр син мине! Нәрсә теләсәң, шуны бирермен." Карт утыз өч ел балык тоткан, әммә кеше кебек сөйләшкән балыкны күрмәгән. Шунда ул балыкны суга җибәргән һәм бернәрсә дә сорамаган.
Булган хәлләрне карт карчыкка сөйләгән. Карчык аны бик әрләгән: "Юләр син, беркатлы! Безнең бит тагарак ярылган, яңаны сора!", дигән.
Карт тагын диңгез буена киткән һәм балыкны чакырган. "Нәрсә кирәк сиңа, карт?", дигән балык. "Кызган син мине, балык! Карчыгым бик әрләде. Миңа тынычлык бирми. Синнән яңа тагарак сорарга кушты", дигән карт. Балык аңа әйткән: "Син кайгырма, өеңә кайт. Яңа тагарак бирермен".
Карт өенә кайткан һәм карчык алдында яңа тагарак күргән. Әмма карчык картны тагын әрләгән: "Карт юләр син, беркатлы! Тагарактан файда күп түгел. Тагын балык янына бар, бу юлы аннан өй сора".
Карт тагын диңгез буена киткән (зәңгәр су тыныч булмаган). Алтын балыкны карт тагын чакырган һәм: "Кызган син мине, алтын балык! Карчык тилергән! Хәзер инде өй сорый", дигән. Балык: "Син борчылма, карт! Өеңә кайт, хәерле юл!", дип җавап биргән.
Карт өйгә кайткан. Иске өйдән җилләр искән. Картның алдында ак морҗалы имән йорт торган. Ләкин карчык тагын канәгать булмаган: "Юләр син, беркатлы! Ник сорадың бу йортны? Бар тагын балык янына! Минем зур байбикә буласым килә", дигән.
Карт тагын диңгез буена киткән (Диңгез бик тынычсызланган). Карт балыкны чакырган һәм әйткән: "Кызган син мине, алтын балык! Карчыгым хәзер байбикә булырга тели".
Балык әйткән: "Син борчылма, карт. Өеңә кайт", дигән.
Карт өйгә кайткан һәм алдында бай йорт күргән. Баскычта карчыгы басып тора: муенына – мәрҗәннәр, бармакларына йөзекләр аскан, кыйммәтле камзул, калфак кигән.
Карт аңа: "Исәнме, байбикә ханым. Инде җаның ризамы?", – дигән. Карчык аңа кычкырган. "Бар, карт, диңгезгә. Балыкка башыңны и. Байбикә генә түгел, ирекле патшабикә буласым килә", дип җавап биргән.
Карт тагын диңгез буена барган. Карт балыкны чакырган һәм әйткән: "Кызган син мине, балык! Карчыгым тагын котыра. Ул байбикә түгел, ирекле патшабикә булырга тели". Балык җавап биргән: "Борчылма, карт! Кайт өеңә", дигән.
Карт өйгә кайткан һәм алдында зур сарай күргән. Ә дворяннар, боярлар хезмәтчеләр икән. "Исәнме, карчык! Хәзер җаның канәгатьме инде?", дип сораган карт. Карчык картны өйдән куарга әмер биргән. Ә халык аннан көлгән. "Шул кирәк сиңа, юләр. Кем чанасына утырсаң, шуның җыры җырларсың", дигән.
Атна артыннан атналар узган. Карчык тагын тилергән. Картны китерергә кушкан. Шунда карчык картка әйткән: "Ирекле патшабикә булырга теләмим, диңгез патшасы булырга телим. Ә алтын балык хезмәтчем булсын", дигән.
Карт тагын диңгез буена киткән. Диңгездә көчле давыл, биек дулкыннар булган. Карт балыкны чакырган һәм сораган: "Кадерле балык, карчыкны нишләтим икән? Ирекле патша булырга теләми, диңгез патшасы булырга тели. Ә алтын балык аның хезмәтчесе булсын, ди", дигән. Балык бер сүз дә әйтмәгән.
Карт өйгә кайткан. Ә алдында иске йорт һәм ярык тагарак күргән.