Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
5 сентябрь 2019, 10:57

Җил яратучы күркә

Дәү әни күркә асрый. Күркәләре җил ярата. Араларыннан берсе, аеруча комсызланып, бигрәк тә өскә менәргә тырыша. Койма, багана башына гына түгел, абзар кыегына ук күтәрелә...

Ботактан- ботакка талпынып, агач башына менә. Әнә нинди биектән җил йота. “Җил йотып симерә күркә, сезне сыйларга ашыга”, — ди дәү әни.
Бүтән чакта дәү әни гел дөрес кенә сөйләп торса да, аның бу сүзе белән малайның килешәсе килми. “Алай гына түгелдер ул, — дип баш вата малай. — Күркәнең җил яратуы дөньяны күбрәк күрергә тырышудан булырга тиеш. Түбән таба очмаска, үзеңне биектә тоярга, гел өскә таба гына очарга кирәген аңлый торгандыр ул күркә. Җил сөюдән беркемгә дә зыян юк. Оч, күпме күтәрелә алсаң, шулхәтле күтәрел. Тик бөтенләй үк җирдән генә аерылма”.
Ләкин күркә үзе мондый тирән хакыйкатьне бик үк белеп җиткермәгән икән шул.
Беркөнне ул кое баганасына очып кунды. Шул биеклектә калса да бик җиткән иде дә бит. Әмма ул коеның сиртмәсенә үк сикерергә тиеш тапты. Сиртмәнең үзендә дә озак ямь күреп тора алмады: әкертен-әкертен һаман өскәрәк үрмәли бирде. Үрмәли торгач, бер мәлне тиешсезрәк төбәккә җиткән булып чыкты. Су алырга килгән бер апа шунда, аны-моны карамыйча, чиләкне кое төбенә төшерәсе иткән иде, сиртмә башындагы күркәнең биек бәхете түбән төшеп китте. Өстәвенә әле сиртмәдән дә тырнаклары ычкынып, рәтләп канат җилпергә дә өлгерә алмады, күрәсең. Чиләк артыннан ук кое төбенә ялт күркәң! Күз алдында тик чуар шәүләсе җемелдәгәндәй итте.
Күркәне коткардылар коткаруын. Мәгәр коедан чыкканда, ул инде һич тә җил ярата торган кошка түгел, ә күшеккән тавыкка охшап калган иде. Шул көннән соң ул гел җирдә, чирәмдә генә йөри башлады. Кызганыч, әлбәттә.