Эт урманга киткән. Каршысына аю килеп чыккан. Ул борчуга калган этне тынычландырып: “Борчылма, өеңә кайт! Сине үзем эзләп табармын”, — дигән һәм урманга кереп югалган.
Кич җитүгә авыл этләре “һау-һау” килеп, өрә башлаган. Эт урамга чыкса, анда аю дусты басып тора икән.
— Хуҗаңа дару үләннәре дә алып килдем. Үлән чәенә бал салып эчерсәң, тиз аякка басар, — дигән ул һәм урманга кереп югалган.
Хуҗа кеше савыга. Беркөнне ул этен ияртеп урманга килә. Капчыгына балыклар да сала. Шунда алар капканга эләккән, аннан берничек тә ычкына алмаган аюга тап була.
— Син миңа булыштың, ә бүген без сиңа ярдәм итәбез, — дигән хуҗа.
Ул, аюны тозактан ычкындырып, яралы аягын бәйләгән. Балык белән сыйлаган.
Изгелек җирдә калмый, диюләре дөрес икән шул.
Дүртөйле районының Суккул мәктәбе.