Әнисе сливалар сатып алган һәм аларны төштән соң балаларына бирергә уйлаган. Алар тәлинкәдә яткан.
Ваняның беркайчан да слива ашаганы булмаган. Малай аларны тирәләп йөри, хәтта иснәп тә карый. Бигрәк күзне кызыштырып торалар шул. Берсе дә булмаган чакта түзә алмый, бер сливаны ашап куя.
Төшке аш алдыннан әнисе сливаларны саный — берсе юк. Ул моны әтиләренә әйтә.
Төшке аш вакытында әтиләре әйтә икән:
— Я, балалар, берәрегез слива ашамадымы?
Барысы да "юк", дип җаваплый. Кысла кебек кып-кызыл булган Ваня да: "Юк, мин ашамадым", — ди.
— Сезнең берәрегез ашаган булса, бик үк куркыныч түгел, әлбәттә. Бәла икенче нәрсәдә. Сливаларның төше бар, кем аны ашый белмичә йота, бер көннән соң үләчәк. Мин шуңардан куркам.
- Юк, мин аны тәрәзәдән ташладым, — ди.
Барысы да көлә, ә Ваня елап җибәрә.