+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
28 октябрь 2019, 19:06

Менә кем икән минем сеңлем

Менә капка ачыла. Мин яңадан сандык өстенә сикереп менәм дә тәрәзәгә капланам. Әнә әнием, әнием кайтып керде! Әнием, әнкәем! Ә нинди бәләкәч кызны җитәкләгән соң ул? Дәү әни ул кызны күтәреп ала. Башкача түзеп булмый. Сандык өстеннән сикереп төшәм дә шул сыңар киез итегемне генә кигән көйгә тышка йөгерәм...

Мостай КӘРИМ
Менә кем икән минем сеңлем
(“Безнең өйнең яме” повестеннан өзек)
Менә капка ачыла. Мин яңадан сандык өстенә сикереп менәм дә тәрәзәгә капланам. Әнә әнием, әнием кайтып керде! Әнием, әнкәем! Ә нинди бәләкәч кызны җитәкләгән соң ул? Дәү әни ул кызны күтәреп ала. Башкача түзеп булмый. Сандык өстеннән сикереп төшәм дә шул сыңар киез итегемне генә кигән көйгә тышка йөгерәм. Болдырга чыгып җитәм – әнием мине кочаклап та ала. “Тиле, – ди әни, – яланаяк чыгалармыни?” Аның тавышын ишеткәч, тагын да күңелем тулып китә. Мин эндәшмим, әниемнең карлы шәленә битемне куеп, аның муеныннан кысып-кысып кочаклыйм.
Өйгә кергәч, теге бәләкәч кыз белән мине кара-каршы бастырып куялар.
– Менә сеңлеңне алып кайттым, Җәмил. Оксана исемле. Чишендер өстен! – ди әни. Миңа бик күңелле булып китте. Башта мин Оксананың муеныннан кочаклап алдым, аннан битләрен сыйпадым. Минем дә сеңлем бар, Оксана исемле сеңлем бар! Сеңлемне күтәреп алырга да итәм, тик көчем генә җитми.
– Күтәрмә, Җәмил, ул зур бит инде. Ычкындыр төймәләрен. – Дәү әни минем чәчемнән сыйпый. Әнием белән алар безгә көлеп карап торалар.
Мин башта сеңлемнең башлыгын, аннан пальтосын салдырам.
Оксананың чәчләре кара түгел, коңгырт, күлмәгенә ата каз күзе төсле түгәрәкләр дә төшерелгән. Чәченә бик матур кызыл тасма бәйләнгән. Ә буйга Фәһимәдән дә зур. Минем чаклы. Исеме дә урамда бер исем – Оксана, ничегрәк! Ә нигә соң ул эндәшми, турсаеп тора?
– Әни, Оксана да эндәшсен әле миңа. Абый, дисен.
– Ул әле өшегән, улым, җылынгач, барысын да әйтер, яме?
– Йә.
Мин сеңлемне, кулыннан җитәкләп, сандык янына алып киләм. Шунда ук, кровать астына кереп, үземнең бөтен уенчыкларым салынган тартманы алып чыгам.
Минем әйберләрем байтак. Таш атым, агач мылтыгым, кечкенә арбам, бака кабырчыкларым, имән чикләвекләрем, тәти ташларым, матур-матур рәсем төшерелгән кәгазьләрем бар. Шәһәрдәге чибәр апа алып килгән кызыллы-яшелле тутый кошым белән тимер саплы пәкем дә югалмаган иде әле ул чагында. Тимер саплы пәкенең Марат кына былтыр башына җитте инде, кипкән шома көпшәдән сыбызгы ясаганда.
Менә никадәр уенчыгым бар иде минем! Шуларның бөтенесен дә Оксана алдына тезеп куйдым.
– Ал, ал, Оксана, – дим мин, – барысын да сиңа бирәм. Җәй булгач, мин тагын бик күп матур нәрсәләр җыярмын әле…
Дуслар! Әсәрнең тулы вариантын китапхандән алып укыгыз.
Читайте нас: