Безнең өй алдында зур-зур буралы, имән капкачлы бер кое бар иде. Ул һәрвакыт ябык булды. Тәүдә хәтта йозакка да бикләнде. Сиртмәле коега күрше-тирәдәге апа-җиңгиләр суга йөрде.
Мин нәнәемнән: “Нигә алар безнең коега суга йөриләр, үзләренең коесы да бар ич”, — дип аптырап сорый идем. “И бәбәм, картәтиең исән чакта бураны үзе бурап, үзе казыгач, коедан баллы су чыкты”, — дип җаваплады.
Мин үскәч тә күршеләр безгә суга йөрүдән туктамады. Картәтием казыган коеның суы чынлап та татлы иде шул. Ә мин бәләкәй чакта , картәтием суыртып алган умарта балын коега салган да, шуңа безнең кое баллы булып калган икән, дип уйлый идем...